Май чабуның җиде көне
Бүгеннән Май чабу атнасы башлана.
Май чабу – борынгы рус халык бәйрәме. Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2023 елда Май чабу 20-26 февральгә туры килә.
Май чабуның төп атрибутлары: коймак пешерү, карачкы яндыру, күңел ачулар, чана шуу.
Май чабу кышны озатып, җылылык хәбәрчесе булган язны һәм табигать яшәрү чорын каршы алуны аңлата.
Бәйрәмнең төп гореф-гадәте коймак пешерү.
Бу Бөек постка әзерлек чоры. Бу вакыт эчендә барлык үпкәләрне кичерергә, бөтен начарлыкны онытырга, ачуланышкан кешеләр татулашырга тиеш.
Бәйрәмнең традицияләре һәм йолалары
Май чабу-халык бәйрәмнәре атналыгы. Бу чор зур пост алдыннан ял итү һәм күңел ачу белән бәйле.
Иң популяр традиция – коймак пешерү. Борынгы славяннарда коймаклар кояшны гәүдәләндергән һәм искә алу ризыгы булып хезмәт иткән. Славян халыклары ата-бабаларының традицияләрен хөрмәт итәләр һәм Май чабуга әлеге ризыкны әзерлиләр. Шәһәрләрдә ярминкәләр һәм базарлар оештырыла, аларда бәйрәм ризыкларыннан авыз итәргә һәм күңел ачуда катнашырга мөмкин.
Май чабуның һәр көненең үз атамасы һәм йолалары бар.
Дүшәмбе – “Очрашу”
Бу көнне хуҗабикәләр коймак пешерә башлый, беренче коймак мәрхүмнәрне искә алу өчен фәкыйрьләргә бирелә. Кайбер төбәкләрдә сыр һәм каймак белән варениклар, ватрушка, коймак пешерү гадәте бар. Хуҗабикәләр туганнарын һәм кунакларын сыйлый.
Авыл халкы, Май чабу карачкысын тотып, ишегаллары буйлап йөри, җырлар җырлый. Балалар өйдән-өйгә йөри, хуҗалар аларга яндыру өчен әйберләр бирә.
Торак пунктлар мәйданнарында таулар ясыйлар.
Иртән кайнанасы белән кайнатасы киленне әти-әнисе йортына озата, ә кич белән үзләре килә.
Сишәмбе – «Уеннар»
Бу көнне яшьләр чана шуа, кар атышлы уйный, боз тауларыннан озынлыкка шуып төшү ярышлары оештыра, шулай ук бу көнне кәләш күрергә киләләр.
Чәршәмбе «Тәмле ризык»:
Көн традицион ризыклар белән сыйланып үтә – төрле эчлекле камыр ризыклары, коймаклар. Коймак пешерү буенча ярышлар оештырыла – кемнең коймагы иң тәмлесе булганын ачыклыйлар. Чәршәмбе көнне шулай ук сый-нигъмәтләр белән кайнанага кунакка бару гадәте бар.
Пәнҗешәмбе – "Зур күңел ачулар”
Көн иртәдән кичкә кадәр күңел ачулар, әйлән-бәйлән уеннары, йодрык сугышлары белән уза. Хуҗабикәләр кош формасындагы камыр ризыклары пешерә. Пәнҗешәмбе тегү тыела.
Җомга – "Кайнана кичләре”
Киленнәре кайнаналарын коймак белән сыйлыйлар.
Шимбә «Каенсеңел утырмалары»:
Шимбә көнне каенсеңелне (ирнең сеңлесен) кунакка чакыру һәм аңа бүләк бирү, шулай ук туганнарга һәм дусларга кунакка бару гадәте бар.
Якшәмбе - "Гафу итү якшәмбесе (Озату, Целовник)»:
Якшәмбе көнне чиркәүләрдә Бөек пост алдыннан гыйбадәт кылулар уза.
Бу көнне кешеләр бер-берсеннән гафу үтенә, начар гамәлләрне оныталар. Ритуал үбү һәм баш ию белән тәмамлана.
Мәрхүм туганнарының каберләренә барып, аларга коймак калдыру гадәте бар.
Кешеләр гөнаһларын юар өчен мунчада парлана.
Кич белән авыл читендә Май чабу карачкысын яндыралар. Мондый йола язны каршылауны символлаштыра.
Май чабу җыештыру эшләре белән тәмамлана: савыт-саба юалар, бәйрәм ризыкларының калдыкларын яндыралар.
Бу вакытны тирә-юньдәгеләр белән аралашып үткәрәләр. Коймаклар пешереп ашыйлар. Өйне тәртипкә китерәләр, кунаклар чакыралар. Май чабу атнасының соңгы көнендә үпкәләткән кешеләрдән гафу үтенәләр һәм үзләрен үпкәләтүчеләрне кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев