Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният фронтында

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның сәхнәләштерелгән бәйрәм концерты номерлары ветераннар һәм кунакларны бу юлы да шатландырды.

Кечкенә һәм өлкән яшьтәге артистлар ветераннар һәм кунаклар өчен яңа тәэсирле хореография һәм вокаль композицияләр әзерләгән иде. Сугыш елы җырлары кояш, тынычлык, шатлык турындагы балалар җырлары белән аралашып яңгырады. "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүчеләр, Кама Тамагы урта мәктәбенең түбән сыйныф укучылары бәйрәмгә килгән һәркем өчен җырлады, биеде, шигырь сөйләде. Музыка мәктәбе дуэты, Юлия Овезмамедова укучылары, "Рафаэлло" бию коллективы ел саен Җиңү көнендә яңа номерлар белән шатландыра.

Район мәдәният йортының иҗат коллективы бәйрәмне күңелле, якты һәм бәйрәмчә итәр өчен барысын да эшләргә тырышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев