Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар

Быел Красновидоводагы Горький музее үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Халыкта алма бәйрәме дип билгеләп үтелән торган традицион бәйрәмне музей әлеге истәлекле датага багышларга уйлаган. 1977 елда Красновидово авылында Горький музее төзелеше башлана. Ул өч ел төзелә. Аның төзелешенә күп кеше үзеннән өлеш керткән. Музейны оештыруда Казанның Горький музее директоры Мария...

Быел Красновидоводагы Горький музее үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Халыкта алма бәйрәме дип билгеләп үтелән торган традицион бәйрәмне музей әлеге истәлекле датага багышларга уйлаган.

1977 елда Красновидово авылында Горький музее төзелеше башлана. Ул өч ел төзелә. Аның төзелешенә күп кеше үзеннән өлеш керткән. Музейны оештыруда Казанның Горький музее директоры Мария Елизарова, туган якны өйрәнүчеләр Владимир Чумаков, Николай Калинин, Алеша Пешков эшләгән булочный хуҗасы Андрей Степанович Дыренков башлап йөриләр. Музей өчен беренче экспонатларны Валентина Кобзова җыю, Людмила Болтакова, Валентина Останина музейда озак еллар хезмәт куя,Галина Калыгина, Любовь Шереметьева биредә үз эзен калдыра. Горький ис. колхоз һәм аның рәисе Александр Камонин да идеяне гамәлгә куюга зур өлеш кертә, чөнки борынгы лавканы саклап калырга тырышып, яңа бинаны нәкъ менә колхоз кора. Музейның данын район чикләрендә дә яклап, Ольга Гришукова алар эшен зур энтузиазм белән дәвам итә.

Музейның элекке директоры Валентина Останина хезмәттәшләрен һәм кунакларны 35 еллык юбилей белән котлады.

Бәйрәм Максим Горький әсәрләрен укудан башланды. Тәмте һәм Красновидовоның үзешчән артистлары куйган «Балачак» повестеннән бер өзек чынбарлык кебек булды. Ольга Гришукова Горькийның чегәннәр турындагы хикәясен шул кадәр тәэсирле итеп укыды ки, тамашачы тын да алмыйча тыңлап утырды.

- Мин әлеге музейда беренче тапкыр сигезенче сыйныф укучысы буларак,сиксәненче елларда булган идем, - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин. - музейның бүген дә эшләп, кунаклар чакырып торуы шатландыра. Бүген сезнең истәлекле көнегез, ә бәйрәмгә бүләксез килмиләр.

Илдан Галимҗан улы муниципаль район башлыгы исеменнән музейның алма бакчасын тәртиптә тоту өчен бензопычкы бүләк итте. Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ирания Сәгъдиева һәм Рәсимә Нәҗмиева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина да бәйрәм котлады.

Ә музейның үзендә Красновидово кул осталарының эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Музей бәйрәмне үткәрдә ярдәм итүчеләргә - мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә, «Уют» ООО, эшмәкәр Марина Ежовага, «Лидер» кибете хуҗасы, Александр Кочетковка рәхмәтле. Бәйрәм гадәттәгечә музей бакчасында чәй табыны артында дәвам итте. Быел алма уңышы мул булмаса да, кунакларны шатландыру өчен авылда берничә кәрзин алма җыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев