Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Красновидовода авыл көне

31 майда Красновидовода Авыл көне үткәрелде. Авыл халкының яраткан урыны - авыл кырыенда Идел ярында урнашкан аланлыкта олысы да, кечесе дә җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Виктор Оленин авыл халкын бәйрәм белән котлап,аларга басуларда һәм бакчаларда мул уңыш үстерүләрен теләде. -Бу безнең унынчы очрашу инде. Троицага багышланган Авыл көненең красновидоволылар...

31 майда Красновидовода Авыл көне үткәрелде.

Авыл халкының яраткан урыны - авыл кырыенда Идел ярында урнашкан аланлыкта олысы да, кечесе дә җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Виктор Оленин авыл халкын бәйрәм белән котлап,аларга басуларда һәм бакчаларда мул уңыш үстерүләрен теләде.

-Бу безнең унынчы очрашу инде. Троицага багышланган Авыл көненең красновидоволылар күңеленә хуш килүе сөендерә. Әлеге матур гадәт озак еллар сакланесын иде.

Авыл халкын район җитәкчелеге исеменнән МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов котлады. Бәйрәмне "Оберег" ансамбле дәвам итте. Чараны эшмәкәрплән дә читләтеп узмады.

Марина Ежова һәм Анна Камонина үз сәүдә рәтләрен җыеп җибәрде, алар төрле эчемлекләр,, җиләк-җимеш, уенчыклар тәкъдим итте. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле спорт ярышлары һәм аттракционнар да оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев