Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КРАСНОВИДОВО: сугышка хатын-кыз карашы

«Идел-Йорт» театр коллективлары фестиваленең муниципаль этабы тәмамланып килә. Красновидово мәдәният йорты сәхнәсендә 15 майда Эвелина Пиженконың «Бабоньки» пьесасы буенча спектакль күрсәтелде.

Красновидово авыл мәдәният йорты иң матур урыннарның берсендә урнашкан: моннан Идел киңлекләренең искиткеч күренешләре ачыла, янәшәдә – Илья пәйгамбәр гыйбадәтханәсе, Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм рус язучысы Алексей Салминга багышланган мемориаль композиция.
Районда популяр булган «Оберег» вокаль ансамбле дә үз авылын ярата, өстәвенә, алар елдан-ел якташларын спектакльләр белән сөендерә.

Яшәү дәртенең һәм иҗади энергиянең ачык мисалы

Узган ел театр коллективы Эвелина Пиженко пьесасы буенча «Анна Ивановна һөнәрен алыштыра» комедиясен тәкъдим иткән булса, бу юлы авыл мәдәният йорты сәхнәсендә шул ук авторның сугыш елларындагы колхозчы хатын-кызлар язмышы турындагы драмасы күрсәтелде.

– Авылыбызда яшәүчеләр өчен спектакль премьерасы 9 Майда булды, - диде иҗат коллективы җитәкчесе Светлана Никаншина. -Бу мөһим һәм әһәмиятле көнне без аны Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышладык.

Светлана Викторовна бу спектакльдә режиссер гына түгел, тавыш операторы да булды. Валентина Левина, Ольга Оленина, Александр Болтаков, Вера Петрухина һәм Ольга Артамонова белән бергә алар сугыш һәм ул елларның чамадан тыш авырлыгына дучар булган хатын-кызлар турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар. Шигъри юллар алдан яздырылган иде һәм алар, кабул итүне көчәйтүче музыкаль фон кебек үк, спектакльне бик яхшы тулыландырды. 

Светлана Никаншина – яшәү дәрте һәм арымас-талмас иҗади энергиянең искиткеч үрнәге. Сәламәтлеге  буенча чикләүләр булуга карамастан, ул артистлар коллективына гына түгел, инвалидлар җәмгыятенең район бүлегенә дә җитәкчелек итәргә өлгерә. Моннан тыш, Светлана иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңүче һәм призер, “Оберег” вокаль ансамбле солисты һәм иҗади конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашучы да…

Чын хатын-кызлар

Красновидово мәктәбе директоры Роза Сайкина сугыш вакытында колхоз җитәкчелеген үз өстенә алган бригадир Ольга ролен башкарды. Ул катлаулы карарлар кабул итәргә өйрәнгән һәм, шул чорның күп кенә хатын-кызлары кебек, бик кыска вакыт эчендә тол калган көчле хатын образын сәхнәдә бик табигый гәүдәләндерде. Роза Сайкина тормышта да җитәкче вазифада намус белән эшли: заманында Тәтеш педагогика училищесын тәмамлап, хезмәт юлын башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлаган, аннары Казан педагогика институтында педагог-психолог белгечлеге буенча югары белем алган, һәм менә инде 10 ел җирле мәктәпкә җитәкчелек итә. Роза Рәшит кызы «Оберег» коллективында да, спорт ярышларында да актив катнаша, бер яшьлек оныгының яшь әбисе дә әле ул, шул рәвешле, тормыш елдан-ел яңадан-яңа төсмерләр ала…

Ольганың күршесе тынгысыз Степаниданы Красновидово авыл мәдәният йорты хезмәткәре Мария Артамонова уйнады. Актриса бер яктан үз героинясының әдәпсезлеген, икенче яктан, үткәндәге үпкәләрнең сугыш китергән кайгы белән чагыштырганда берни түгеллеген ачык һәм бик дөрес итеп сурәтләде. Мария Владимировна узган ел да комедиядә колоритлы уйнап, жюри һәм тамашачыларның исендә калды, шуңа күрә бу иҗади сәләтле артистканың алда уңышлы рольләре әле бер генә булмас…

Сәхнәдә гаилә белән

Традиция буенча без «Идел-Йорт» бәйгесендә хуплана торган гаилә белән спектакльләрдә катнашу турында сөйлибез. Мәдәният йорты мөдире Любовь Кутянина спектакльдәге рольләрнең берсен башкарып кына калмады, кызларын да сәхнәгә алып менде. Бишенче сыйныфта укучы Маргарита һәм дүртенче сыйныф укучысы Виктория ата-анасыз калган сугыш чоры балаларын уйнадылар. Любовь мәдәният йортына икенче ел җитәкчелек итә, авылның мәдәни тормышын үстерү белән шөгыльләнә.

Светлана Никашинаның әнисе – пенсионер Татьяна Горохова колхоз каравылчысы Авдей карт ролендә иде. Заманында ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, җирле балалар бакчасында хуҗалык мөдире булган. Ир-ат ролен уйнавы җиңел булмаса да, ул аны уңышлы башкарды.

Абыйлы-сеңелле Дубровиннарны да билгеләп үтәргә кирәк: сигезенче сыйныф укучысы Ярослав төп героиняның улын уйнады, ә җиденче сыйныф укучысы Анастасия спектакль дәвамында сәхнәдә барган вакыйгаларны тагын да тулыландыра торган видеоязмаларны компьютер аша экранга чыгарып торды.

Актив һәм иҗади кешеләр

Сүз уңаеннан, сугыш чоры фотоларыннан видеоязманы Красновидово китапханәсе методисты Ольга Оленина әзерләгән. Ул инде 30 елдан бирле мәгърифәт орлыклары чәчә, заманында китапханәче-библиограф белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Спектакльдә ул колхозчы Евдокия ролен башкарды.

Ә пенсионер Вера Петрухина бик ышандырырлык итеп Матрена ролен башкарды. Сугышта да ярдәм иткән юмор, үз героена хас булган зирәклек белән ул сугыш чорының тагын бер хатын-кызын күрсәтте. Вера Петрухина гомер буе фермада, кибеттә, бухгалтерлыкта эшләгән: беркайчан да эшсез утырмаган. Ул хәзер дә, иҗат коллективының башка әгъзалары кебек үк, һәрвакыт үзенә шөгыль таба белә.

Җирдә тынычлык булсын өчен

Спектакльдә укучыларның да катнашуы һәм аны куюда ярдәм итүләре сөендерә: мәсәлән, 7 сыйныф укучысы Данил Караков Ярослав Дубровин белән бергә декорацияләрне алыштыруда мәшгуль булды.

Моннан тыш, Тәмте мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ирина Коржова белән бергә Пушкин картасы буенча әлеге спектакльне тамаша кылдылар һәм сәхнәдә барган вакыйгаларны бик игътибар белән карадылар.

– Пьеса үзе дә, сәхнәдә геройларының язмышын үзләре аша кичергән артистларның талантлы уйнавы да без тамашачыларда, күзгә яшьләр китереп, каз тәннәре чыгарырлык хисләр уятты, без аларга бик рәхмәтле, - дип спектакльдән алган тәэсирләре белән уртаклашты Светлана Тимофеева, ул җәйләрен, Казаннан Красновидовога кайтып, дачасында тора.

«Бабоньки» дип аталган бу спектакльнең тамашачыларда шундый көчле хисләр дулкыны барлыкка китергәненә гаҗәпләнәсе юк: артистлык һәм башкару таланты, урындыклардан һәм агач чемоданнан алып агач тырмаларга кадәр булган шул чорның көнкүреш әйберләре, җырлар һәм шигырьләр, фотолар һәм видеолар – болар барысы да ул вакытта халкыбызга Җиңүнең ничек авыр бирелгәнен тагын бер тапкыр күрсәтте. Һәм бу хәзер – туганнарыбыз, улларыбыз һәм ирләребез янә Ватанны якларга мәҗбүр булган бүгенге көндә аеруча мөһим. 

– Эвелина Пиженконың пьесасы Ольганың хатын-кызларга алып килгән күптән көтелгән Җиңү турындагы шатлыклы хәбәре һәм «Сугышлар гына башка булмасын», - дигән сүзләр белән тәмамлана, - диде Роза Сайкина.-  Тик, кызганыч, сугыш кабат илебез чигендә һәм без бу җөмләне  «Дөньяда тынычлык булсын иде» дип үзгәрттек…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев