Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Красновидово авылының Горький музеенда «Горький һәм Красновидово» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

Бу көнне музейда Горькийның иҗатына һәм шәхесенә битараф булмаган кешеләр җыелган иде.

Директор Ольга Артамонова чара алдыннан кунаклар өчен музей буйлап кечкенә экскурсия үткәрде, ләкин иң кызыклысын азакка калдырды.

Музейга җыелганнарның барысын да поселок башлыгы Александр Болтаков һәм Красновидово авылының Илья пәйгамбәр гыйбадәтханәсе настоятеле Роман атакай каршы алды.

Традицияләр һәм гореф-гадәтләр QR коды

Музейда Горькийның биредә яшәгән вакытына багышланган экспозициядән тыш, туган якны өйрәнү экспонатлары да бар. Авылның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турындагы хикәя барлык катнашучыларны кызыксындырды. Ни өчен киотны (иконалар өчен киштә) кулъяулыклар һәм челтәрләр белән бизиләр? Киемнәрдәге чигүләрдән кешеләр ошаткан кызның нинди гаиләдән булуын ничек аңлый алганнар?

 - Унҗиде яшькә җиткән егеткә күлмәк теккәннәр. Ул өйләнгәндә шул күлмәкне кигән, сакланып калган булса, күмгәндә дә шуны кидергәннәр, - дип сөйли Ольга Анатольевна. - Күлмәк аның гаилә инициаллары һәм бизәкләре белән бизәлгән булырга тиеш. Бу – ата-бабаларыбыз электрон аралашу чараларыннан күпкә алдарак уйлап чыгарган үзенә күрә бер QR-код. Җепләрнең җетелеге, чәчәкләрдәге таҗларның саны буенча гаиләнең матди хәлен, кызның гаиләдә ничәнче бала булуын аңларга мөмкин булган.

Красновидоволылар – китап геройлары

Чарада РФ Язучылар берлеге әгъзасы – үзенең хикәяләре һәм повестьлары («Лето и ласточки», «Берег пологий, берег крутой») белән танылган казанлы Олег Волков катнашты.

Минем «Дело о пяти сольдо» романы бар, әмма мин хикәяләрне һәм повестьларны күбрәк үз замандашларым турында язам. Шуларның берсе – Красновидово авылында туып-үскән күршем Федор Савинов. Аның мине туган авылына күп тапкырлар чакырганы булды, әмма бүген генә кайттым. Миңа музей бик ошады, авыл үзе дә бик матур.

Җыр ике авылны берләштергән

Алып баручылар Горький тормышы турында сөйләде, аларның чыгышы ике фольклор коллектив – “Оберег” һәм “Вересень” башкаруында музыкаль номерлар белән аралашып барды.  Александр Захаров махсус красновидоволылар өчен аларның туган авылы турында җыр иҗат иткән, аны бик җылы кабул иттеләр.

Элек укытучы булып эшләгән Валентина Левина, фольклор коллективының актив катнашучысы гына түгел, ә искиткеч актриса да. Ул Горькийның Радда һәм Лойко Зобар турында новелласыннан сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим итте. 

Чара матур җыр һәм чәй табыны белән тәмамланды.

Язучының туган көнендә бу китапны Казандагы Горький-Шаляпин музее тәкъдим итте.

Язучы һәм җырчы

Бирегә иҗади интеллигенция әдәбиятчылар, музыкантлар, музей хезмәткәрләре, шулай ук педагоглар һәм мәктәп укучылары килде.

Чара алдыннан Казанның Александр Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә оештырылган «Горький һәм Шаляпин» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килгән кешеләр бөек җырчының һәм күренекле язучының Казан чоры белән бәйле фотосурәтләре белән танышты.

Рус костюмы – яшьләр күзаллавы буенча

Шунда ук әлеге чорда Красновидово авылы халкы кигән традицион крестьян киемнәре тәкъдим ителгән иде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары милли костюм кигән кешеләрне, шулай ук илебездә яшәүче халыкларның милли костюмнарын рәсемгә төшерделәр.

- Музейларда еш рәсем ясамыйбыз, ләкин бу безнең өчен бик кызыклы тәҗрибә. Барлык рәсемнәр дә сәнгать мәктәбендә калачак, - диделәр сәнгать мәктәбе укучылары.

Язучы-мәгърифәтче

Бәйрәм чаралары арасында музей фасадына урнаштырылган Горький бюстына чәчәкләр куйдылар.

Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов җыелганнарны сәламләде һәм әлеге китапны чыгару буенча социаль проектның ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылуы турында билгеләп үтте.

– Бу ел – юбилей елы, Горькийның тууына – 155, Шаляпинның тууына – 150, Салминның тууына 130 ел. Россиядә Укытучы-остаз елы игълан ителде. Мин моны Горький белән ничек бәйләргә икән дип уйладым һәм язучының иң мөһим миссиясе мәгърифәтчелек булган дигән нәтиҗәгә килдем. Красновидовода яшәгәндә, ул җирле яшьләргә белем биргән. Үзенең иҗаты белән яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлеше турында әйтәсе дә юк.

Музей кунакларын Горькийның Казандагы һәм Красновидоводагы музейлары директорлары Марианна Герасимова һәм Ольга Артамонова сәламләде. Алар теләге булганнарны музейга чакырдылар һәм хезмәткәрләрнең зур мәгърифәтчелек һәм тәрбия эше алып баруларын билгеләп үттеләр.

Премияләр һәм китаплар

Чарада Татарстан язучылары Александр Авакумовка һәм Әлфия Галиуллинага Горький исемендәге премияләр тапшырылды. Ә бәйрәмдә катнашучыларның барысына да «Горький в Красновидово» дигән яңа китап бүләк итеп бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу китапта бүлекләрнең берсе тагын бер язучыга – Красновидовода туган Алексей Салминга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев