Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күп авазлы Татарстан

11 октябрьдә Буада традицион мәдәниятны үстерү республика үзәге оештырган "Күпавазлы Татарстан" татар милли музыка коралларында башкаручыларның республика фестиваленең зона этабы үткәрелде. Фестивальдә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагыннан аерым башкаручылар, дуэтлар, трио һәм халык уен кораллары ансамбльләре катнашты. Идел буе халыкларының традицион музыка уен коралларында -...

11 октябрьдә Буада традицион мәдәниятны үстерү республика үзәге оештырган "Күпавазлы Татарстан" татар милли музыка коралларында башкаручыларның республика фестиваленең зона этабы үткәрелде.

Фестивальдә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагыннан аерым башкаручылар, дуэтлар, трио һәм халык уен кораллары ансамбльләре катнашты. Идел буе халыкларының традицион музыка уен коралларында - баян, балалйка, курай, кубыз, кашык һ.б. уйнадылар. Безнең районнан фестивальдә "Зиләйлүк" (Келәнче авылы, җитәкчесе Гөлсем Нәҗмиева) хаоык уен кораллары ансамбле катнашты. Алар "Әнисә". "Сандугач-күгәрчен" татар халык җырларын кубыз һәм баянда башкарды. Башкаручылар чыгышын Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать белгечлеге кандидаты, РФ һәм ТР композиторлар союзы әгъзасы Геннадий Макаров, Казан дәүләт консерваториясе доценты Альберт Шәрәфетдинов, традицион мәдәниятны үстерү республика үзәгенең баш белгече, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Кислякова составындагы жюри бәяләде. Фестивальдә катнашкан һәркемгә дипломнар тапшырылды. Безнең "Зиләйлүк" халык уен кораллары ансамбле дә дипломга лаек булды. Фестивальгә йомгак соңрак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев