Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китап - белем чыганагы

15 июльдә мәдәният йортында "Китап бәйрәме" үткәрелде. Чараны сәламләү сүзе белән "Татар китап нәшрияты" маркетитнг бүлеге мөдире Зөлфирә Мөхәммәдиярова ачты. Ул нәшрият тарихы турында сөйләде. "Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Менә без дә бүген сезгә бүләкләр алып килдек. Без конкурслар игълан итәбез, активрак катнашыгыз һәм отыгыз". - диде Зөлфирә Рәшит кызы. Ул...

15 июльдә мәдәният йортында "Китап бәйрәме" үткәрелде.

Чараны сәламләү сүзе белән "Татар китап нәшрияты" маркетитнг бүлеге мөдире Зөлфирә Мөхәммәдиярова ачты. Ул нәшрият тарихы турында сөйләде. "Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Менә без дә бүген сезгә бүләкләр алып килдек. Без конкурслар игълан итәбез, активрак катнашыгыз һәм отыгыз". - диде Зөлфирә Рәшит кызы. Ул беренче конкурс башлану турында хәбәр итте, һәркемгә флаерлар тапшырды. Анда хикәяне дәвам итәргә кирәк иде. Иң оригинал әйтемнәрнең Татар китап ншрияты" сайтында бастырылачагын әйтте.

Аннары язучы, "Альмонах" журналы баш мөхәррире, ТатПен-үзәк директоры, Державин премиясе әдәбият лауреаты Әхәт Мушинский, яшь язучы, ике китап авторы, ике халыкара конкурс лауреаты Альбина Нурисламова чыгыш ясады. Алар үз иҗатлары һәм яңа китаплар турында сөйләде. Шагыйрь Газинур Морат үзенең чыгышын якташыбыз - драматург Туфан Миңнуллинга багышланган шигырь укудан башлады. Әлеге язучы белән күп кенә нәрсәләр бәйле. Чыгыш ясаучыларның барысы да китапны берни дә, элетрон версия дә алмаштырмавын билгеләп үтте.

Клуб фойесында теләге булган һәркем үзенә ошаган китап алып, аңа автор имзасын куйдырта алды. Куелган китаплар арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китаплар беренче урында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев