Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Киләчәккә планнар

27 сентябрьдә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмә үткәрелде. Ул халыкара өлкәннәр көне үткәрү турындагы мәсьәләне караудан башланды. Аннан соң агымдагы елның тугыз аенда башкарылган эш турында Олы Яңасала һәм Олы Карамал авыл китапханәчеләренең, шулай ук Тәмте мәдәният йорты мөдиренең отчетлары тыңланылды. Затон поселогы китапханәсе мөдире Вера Заикина...

27 сентябрьдә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмә үткәрелде.
Ул халыкара өлкәннәр көне үткәрү турындагы мәсьәләне караудан башланды. Аннан соң агымдагы елның тугыз аенда башкарылган эш турында Олы Яңасала һәм Олы Карамал авыл китапханәчеләренең, шулай ук Тәмте мәдәният йорты мөдиренең отчетлары тыңланылды. Затон поселогы китапханәсе мөдире Вера Заикина балалар һәм яшүсмерләрне китап укуга тарту турында консультация белән чыгыш ясады. Балчыклы мәдәният йорты мөдире Суфия Җәләлова бәйрәмнәр һәм йолаларны торгызу буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты, Тенеш штп мәдәният йорты мөдире Вера Кузьминок клубларның башка оешмалар белән бергә эшләве турында сөйләде. Киңәшмәдә еллык отчетка әзерлек һәм мәдәният бүлегенең барлык бүлекчәләре планнары тикшерелде. Шулай ук "Шома бас" һәм "Татар моңы" республика конкурсларында катнашуга әзерлек мәсьәләсен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев