Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кышны озату

Узган шимбәдә Кама Тамагы штпның район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта язгы күңелле бәйрәм үткәрелде. Язның беренче көнендә район мәдәният йорты, үзәк китапханә, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кышны озатуга багышланган традицион бәйрәм оештырды. Мәйданга бәйрәм символы да куелган иде. Шамакай һәм әкият геройлары килгән кунакларның күңелен ачты. Бәйрәмгә балалар да, өлкәннәр дә...

Узган шимбәдә Кама Тамагы штпның район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта язгы күңелле бәйрәм үткәрелде.

Язның беренче көнендә район мәдәният йорты, үзәк китапханә, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кышны озатуга багышланган традицион бәйрәм оештырды. Мәйданга бәйрәм символы да куелган иде. Шамакай һәм әкият геройлары килгән кунакларның күңелен ачты. Бәйрәмгә балалар да, өлкәннәр дә күп җыелган иде. Күңелле җырлар ишетеп, поселокның кырыенда урнашкан урамнарда яшәүчеләр дә мәйданга ашыкты. Конкурс һәм күңелле уеннар әйлән-бәйлән белән алышты. Киләсе кышка кадәр халык белән саубуллашырга Кыш бабай да килгән иде. Алсу битле Матрешкалар уеннар һәм конкурста җиңүчеләрне коймак, тәм-том белән сыйлады. Теләгән кеше райпо хезмәткәрләре әзерләгән тәмле шашлыктан авыз итте, биредә шәхси эшмәкәрләр дә сәүдә итте. Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен район мәдәният йорты янында янгын сүндерү машинасы дежур торды.

Икенче көнне кыш озату чарасы тагын берничә авылда булды. Бу көнне Красновидовога Казаннан бер автобус туристлар килеп төште. Авыл халкы һәр бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнә. Китапханә, клуб, музей хезмәткәрләре рус авылы йолаларына нигезләнгән кызыклы программа әзерли. Бу юлы да Май чабуның һәр көнендә төрле уеннар оештырылды, коймак белән сыйландылар. Балалар җигелгән атларда йөрде, таудан чана белән шудылар. "Оберег" ансамбле башкарган халык җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Кайнар чәй белән тәмле коймакларны хуҗалар да, кунаклар да бик яратып ашады. Конкурслар һәм уеннарда да бик теләп катнаштылар.

Бу көнне кояш булмаса да, аны символы булган тәмле коймаклар алыштырды.

-Ә хәзер бер-берегезне кочаклап-үбеп бер-береңнән гафу үтенергә кирәк, - диде Ольга Гришукова. Бу юлы берәү дә оялып тормады.

Узып баручы кыш карачкысына ялкын телләре үрелде. 2 март- язга аяк басабыз. Авыл халкы чын күңелдән күңел ачты. Ә дүшәмбе көнне христиан динен тотучылар өчен бөек пост башланды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев