Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КЕЧЕ КАРАМАЛ: иҗади кешеләр иҗади атмосфера булдыра

«Идел-Йорт» театр фестивале авылларда яңа талантларны ачуын дәвам итә.

Кече Карамал мәдәният йортының театр коллективы «Идел-Йорт» бәйгесенә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча «Алтын хәзинә» спектаклен тәкъдим итте.

Клуб – авылның мәдәният үзәге

Кече Карамал клубына керү юлында ук биредә чыннан да авылның мәдәният үзәге урнашуы сизелә: матур чәчәкләр һәм декоратив сыннар каршы ала. Ә керүгә, мәдәният йортының иркен бер бүлмәсендә урнашкан музей игътибарны җәлеп итә: монда узган гасырда кулланылган төрле әйберләрне күрергә була – патефоннан алып радиоалгычка һәм кассеталы магнитофонга кадәр бар, аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары һәм бишекләр, шулай ук гармун, баян, сәгать, үтүк һәм башка бик күп кызыклы әйберләр.  

Ул арада авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин залда җыелган тамашачыларны сәламләде, театр коллективына чираттагы спектакль карау мөмкинлеге биргәне һәм якташларын сөендергәне өчен рәхмәт белдерде, бу юлы спектакльнең якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелуы тагын да куанычлы.

Ышандырырлык итеп һәм юмор белән уйнадылар

«Ак калфак» иҗат коллективы әгъзалары серле хат һәм хәзинә эзләү вакыйгасын бик ышандырырлык һәм аңлаешлы итеп уйнадылар – тамашачыларга күңелсезләнеп утырырга туры килмәде. 

Авыл мәдәният йорты китапханәчесе Наилә Ибниева пенсионер Хәлимә ролен бик җиңел генә һәм юмор белән башкарды. Наилә ханым пенсиягә кадәр агрофирмада эшләгән, күптән түгел авыл китапханәсендә эшли башлаган, төрле яшьтәге китап укучыларны әдәбият һәм нәфис сүз дөньясына җәлеп итү өчен күп эш башкарырга да өлгергән.

Хәлимәнең килене Гөлсем ролен истә калырлык итеп Рания Айтуганова башкарды. Рания ханым сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясады һәм бу бик уңышлы килеп чыкты. Рания тумышы белән Көрәледән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Уразлыда яши, Сөйкидә балалар бакчасы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта ул өч бала әнисе дә, балаларының икесе мәктәп укучысы, хуҗалыгында даими карау таләп итүче 10 бозавы бар. Моңа ышануы кыен, әмма бу факт – шундый мәшәкатьләре булып та Рания Айтуганова репетицияләргә дә вакыт тапкан һәм үзенең тәүге ролен дә бик яхшы башкарды.

Сәхнәдә – гаилә белән 

Авыл мәдәният йорты мөдире һәм театр коллективы җитәкчесе Лилия Гыйльмуллинаның бу инде 14 нче спектакле, аларның барысында да ул, кагыйдә буларак, режиссер  ролен дә башкара, ә мәдәният өлкәсендә гомуми стажы 22 ел. Бу юлы ул Хәлимәнең күршесен – кызыксынучан, бөтен нәрсәне, хәтта хәзинәләр турында да белергә теләүче Салисәне уйнады. Сүз уңаеннан, спектакльдә үзешчән артистлар янә гаиләләре белән катнашты – якын кешеләр, әлбәттә, иҗатта да һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә. Мәсәлән, төп героиняның кызын Лилиянең сеңлесе – Фәнзия Моталлапова башкарды. Ул инде 20 елдан артык Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, әмма театрга да вакыт таба.   
Декорацияләр актерлар уенына алыштыргысыз өстәмә булды: авыл йорты һәм веранда күренеше нәкъ чын кебек күренде, аларны Лилия Гыйльмуллинаның ире Илгиз булдырган. Шуңа күрә монда да иҗади гаилә берлеген билгеләп үтәргә була, өстәвенә, кызлары Айгөл Хөсәенова да әти-әнисенә спектакльнең музыкаль бизәлеше буенча ярдәм иткән.
Быел «Идел-Йорт» фестиваленең Гаилә елы билгесе астында уздырылуы юкка гына түгел…

Иҗади атмосфераны иҗади кешеләр булдыра

Һәм тагын бер роль – спектакльләрдә даими катнашучы Рауза Миңнуллинада, аңа узган ел хәтта ир-ат ролен дә уйнарга туры килгән иде, ул аны бик яхшы башкарып чыкты. Рауза Кече Кармалда туып-үскән, шунда яши һәм 30 елга якын Росгосстрах агенты булып эшли. Бу юлы ул Хәлимә белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә булган күрше хатыны Вәсилә ролен башкарды. Ләкин ахырдан алар янәшәдә яшәүче кешеләр арасындагы татулыкның һәм тынычлыкның кыйммәтле әйберләргә һәм хәзинәләргә караганда күпкә мөһимрәк һәм кадерлерәк булуын аңладылар.

Тамашаның уңышка ирешүендә суфлер буларак һәм костюмнар белән ярдәм иткән Илһамия Хәбибуллинаның, шулай ук клубта чисталык һәм тәртип өчен җаваплы Фәния

Таҗетдинованың да өлеше бар.

Тамаша залында пьесаның авторы Гөлшат Мөхәммәтшина да бар иде, ул спектакльне барысы белән бергә карады, ә аннары кечекарамаллыларның иҗади эше турында бик җылы итеп сөйләде, чөнки артистлар да, режиссер да әлеге эшне уңышлы башкарды һәм тамашачыга пьесаның төп идеясен – татулыкның һәрвакыт бәхәстән яхшырак булуын җиткерделәр.
Азактан шуны да әйтәсем килә: бу авыл мәдәният йортында өйдәгечә уңайлы атмосфера хөкем сөрә, кактустан алып гибискуска кадәрге булган төрледән-төрле күп санлы бүлмә гөлләре (60 төргә кадәр) клубны бизәп тора һәм шунысы гаҗәп – монда хәтта виктория җиләге дә үсә. Иҗади кешеләр биредә әнә шундый иҗади атмосфера булдыра…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев