Караталда ай булмаса, йолдыз бар
Каратал авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Шәфкать» театр коллективы «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен тәкъдим итте.
Бу кичне залда буш урыннар юк иде, театр сөючеләр Караталга Иске Барыш, Олы Кариле, Кече Карамал, Кама Тамагы, Казан, һәм, әлбәттә инде, Атабай һәм Иске Казиледән килделәр. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки сәхнәдә якташыбыз Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль иде.
Туфан Габдулла улының күренекле драматург икәнен беләбез, әмма әсәрен сәхнәдә талантлы артистлар гәүдәләндергәндә (ә бу нәкъ шулай булды да), аның әдәби мирасының бөеклеген аңлыйсың…
– Бүген без Каратал, Иске Казиле һәм Атабай клублары җитәкчеләренең ныклы берлеген күрдек. Алар җирлегебезнең актив, иҗади сәләтле кешеләрен театр коллективына берләштерде, һәм инде күп еллар авылдашларыбызны үзләренең спектакльләре белән сөендерәләр, - диде Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. Артистлар тамашачы алдына баш ияргә чыккач, ул рәхмәтле тамашачының ихлас алкышлары астында артистларга чәчәкләр тапшырды…
Залда утыручыларның күбесенең күзләрендә яшьләр иде: Радик Кадыйров башкаруындагы автор язган тарих – төп герой Мәдинәнең драматик язмышы, ул беркайчан да өметсезлеккә бирелмәскә кирәк дип саный, чөнки кояш булмаса, ай балкый, ә ай булмаса, йолдызлар бар. Ләкин автор үзенең пьесасында, һәр тапкырында катлаулана бара торган төрле сынаулар уйлап чыгарып, яшь хатынны елатырга тырыша.
Дамирә Сөләйманованың уйнавы тамашачылар өчен дә, жюри әгъзалары өчен дә гаҗәеп булды. Аның елмаюы, тавышы, хәрәкәтләре – барысы да шулкадәр табигый килеп чыкты ки, сәхнә һәм чын тормыш арасындагы чик югалды. Ә гадәти тормышта Дамирә, аның герое кебек үк, китапханәче булып эшли, нык холыклы, сөйкемле, ачык йөзле хатын. Аны да язмыш сынаган: җиде ел элек Дамирә балалары белән ялгыз калган, ә алар аның дүртәү, кечесенә ул вакытта – 5, олысына 18 яшь була. Әмма, мондый сынауларга карамастан, сәхнәдә җыр яңгыраганда яки шаян бию башкарылганда, герое шатланганда яки кайгырганда, тормыштагы кебек үк, бирешми, үзенең яктылыгы белән бу спектакльнең чын йолдызы Дамирә Сөләйманова барысын да җылытты.
Әлбәттә, спектакль уңышлы узсын өчен сәхнәдәге партнерларның да югары дәрәҗәдә булуы кирәк һәм шулай килеп чыкты да.
– Ролемә әзерләнгәндә, мин Кәрим Тинчурин театры спектаклен видеоязмада берничә тапкыр карадым, сәхнә осталары тәҗрибәсен үзләштердем, - диде Атабай авыл клубы мөдире Рәмис Зиннәтуллин. Төп геройның ире ролендә ул бик ышандырырлык иде. Кама Тамагы халкы Рәмисне җырчы буларак белә һәм аның башкаруындагы җырларны ярата, ә биредә ул актер буларак ачылды.
Талия Яруллина Каратал авыл мәдәният йорты мөдире булып 40 елдан артык эшли, бу эшкә мәктәпне тәмамлаганнан соң ук керешкән. Һәм аның җитәкчелегендә театр коллективының күп кенә әгъзалары балачактан ук мәдәни эшчәнлекккә тартылган. Менә бу спектакльдә дә ул Мәдинәнең сукыр әнисе ролен уйнады, дөрес, аның герое холкы буенча фәрештә түгел, әмма Талия Галимҗан кызы бу бурычны бик яхшы үтәде. Тагын бер характерлы рольне фельдшер Фидания Хәсәнова башкарды.
– Гадәттә, миңа кабәхәтләр роле эләгә, - дип елмая ул. Бу юлы да күрше Ания ролен башкарды, үзенең эксцентрик холкы һәм үткен сүзләре белән залда күп тапкырлар көлү уятты. Ә аеручы хатынны Рушания Хәсәнова уйнады. Ул – почта хезмәткәре, элек башлангыч сыйныфларны укыткан.
Һәрвакыттагыча, гаилә “подрядын” эзләү монда да уңышлы тәмамланды: ирле-хатынлы Әхмәт һәм Гөлназ Хәсәновлар, төп героиняның абыйсы һәм кызы ролен уйнап, үз геройларының холык үзенчәлекләрен төгәл күрсәттеләр. Ә менә аларның тормыштагы һөнәрләре театрдан ерак: Әхмәт – участок ветеринария табибы, Ә Гөлназ – «Уют» кибетендә сатучы.
Алсинә Зиннәтуллина да ире Рәмискә ярдәм иткән: спектакль кую өчен Туфан Миңнуллин әсәрен нәкъ менә ул сайлаган һәм ялгышмаган. Алсинә 2011 елдан Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып эшли, ә моңа кадәр алар ире белән бергә Иске Казиле авыл клубында эшләгәннәр. Спектакльнең режиссеры – Иске Казиле авыл клубы мөдире Тәслимә Әскәрова, ул репетицияләргә вакыт табулары һәм театр традицияләрен саклаулары өчен «Шәфкать» дигән искиткеч атамалы коллективка рәхмәт белдерде.
Ә тамашачыларның рәхмәте озак көттермәде – артистларның телефоннарына авыл халкының сокланулы бәяләмәләре килә башлады. Бу шундый закончалык: әгәр дә талантлар бар икән, һичшиксез, җанатарлар да барлыкка киләчәк…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев