Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагында Идел ярында үткәрелгән икенче дискотекага күрше-тирә районнардан килгән иделәр

- Әгәр һәр атнада биредә мондый дискотекалар үткәрелсә, Казанның бар яшьләре Кама Тамагына күчеп бетәчәк. -Без күптән болай ял иткән юк иде. -Район җитәкчесенә респект. Өйгә кунакка кайтып шулай ял итү -күптән болай булган иде. -Бүген без классташлар белән очрашабыз. Мәктәпне тәмамлаганга кырык ел. Рәхәтләнеп сөйләштек. Шундый рәхәт биредә. Күптән...

- Әгәр һәр атнада биредә мондый дискотекалар үткәрелсә, Казанның бар яшьләре Кама Тамагына күчеп бетәчәк.

-Без күптән болай ял иткән юк иде.

-Район җитәкчесенә респект. Өйгә кунакка кайтып шулай ял итү -күптән болай булган иде.

-Бүген без классташлар белән очрашабыз. Мәктәпне тәмамлаганга кырык ел. Рәхәтләнеп сөйләштек. Шундый рәхәт биредә. Күптән шулай эшләргә кирәк иде.

-Кичә безнең чыгарылыш кичәсе булды, ә бүген әлеге чара. Павел Николаевичка кичәге өчен дә, бүгенгесе өчен дә рәхмәт. Ура!

Яшьләр көненә багышланган дискотекада әнә шундый фикерләр ишетергә туры килде. Биредә бәйрәм кысаларында "Ключ" берләшмәсенең иң актив волонтерлары бүләкләнде. Яхшы компания, музыка һәм Идел ягыннан исеп торган салкынча җил - болар барысы да бәйрәм кәефен күтәреп кенә җибәрде. Сезгә ничә яшь булуы мөһим түгел, әлеге дискотеада урын яшүсмерләргә дә, ата-аналарга да, укучыларга да, укытучыларга да, яшьләргә дә, пенсионерларга да җитәрлек булды.Ә күңелле конкурслар программаны төрләндереп кенә җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X