Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагында Идел ярында беренче дискотека

Кичә Кама Тамагында "Яшьләр һәм булдыклылар" төркеме Идел ярында беренче түләүле дискотека үткәрде. Җылы кич, су һәм ухып баручы теплоход утларының суда җемелдәве яхшы кәеф тудырды. Ә күңелле музыка чара ахырына кадәр күтәренке кәеф булдырырга ярдәм итте. Әлеге идея нәтиҗәсендә, ә аның авторлары МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, яшьләр...

Кичә Кама Тамагында "Яшьләр һәм булдыклылар" төркеме Идел ярында беренче түләүле дискотека үткәрде. Җылы кич, су һәм ухып баручы теплоход утларының суда җемелдәве яхшы кәеф тудырды. Ә күңелле музыка чара ахырына кадәр күтәренке кәеф булдырырга ярдәм итте.

Әлеге идея нәтиҗәсендә, ә аның авторлары МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, яшьләр һәм уңышлылар төркеме Мәктәп күле яныннан Идел ярына күчте. Биредә музыка көчәйтергә дә була. чөнки тирә-ятагыларга комачаулык тудырмый. Тауга күтәрелгәндә музыка әллә ни ишетелми, ә Киров урамында гомумән бөтенләй ишетелмәде.

Дискотека сәгать 12дә тәмамланды, күпләргәш бу аз тоелды, кайберләре әле яр буена төшеп кенә килә иде. Дискотека вакытында РОВД. МЧС. ГИМС. район хакимияте хезмәткәрләре кизү торды.

Чарада катнашкан өлкәнрәк яшьтәгеләр әйтүенчә, сыра күбрәк сатылган һәм чүп-чар контейнерлары юк. Кичәдән соң кемгәдер территорияне җыештырырга туры киләчәк.

Көч һәм күзтчелек стурктурасы хезмәткәрләре генә мондый кичәләргә хезмәт күрсәтеп бетерә алмый. Ә яшьләргә исә бик ошады һәм рәхәтләнеп биеп ял иттеләр.

Фоторепортаж карау өчен чыганак: http://www.kamskoe-ustie.ru/ru/component/k2/item/9591-fotoreportazh-diskoteka-na-beregu-volgi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев