Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагына «Китап бәйрәме» килде

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра. Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары...

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра.

Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә. Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 15 июле көнне Кама Тамагы районында уздырыла. Чарада язучылар Әхәт Мушинский һәм Альбина Нурисламованың, шагыйрь Газинур Моратның катнашуы көтелә. Әлеге чара Кама Тамагы бистәсе Мәдәният йортында 17 сәгать 30 минутта башлана.

Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез! +6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев