Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Кәримуллин белән әңгәмә

Муниципаль район башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Кәримуллин КВН хәрәкәтендә 2008 елдан бирле. КВНның Югары лигасында республикабызны тәкъдим иткән «Банкет алып баручылары җыелма командасы» барлыкка килгән вакыттан ук Рөстәм Илдус улы командада һәм бүген ул гамәлдәге уенчы. «Татарстан Республикасы җыелма командасы» - формалашып җиткән КВН командасы шушы исем астында...

Муниципаль район башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Кәримуллин КВН хәрәкәтендә 2008 елдан бирле.

КВНның Югары лигасында республикабызны тәкъдим иткән «Банкет алып баручылары җыелма командасы» барлыкка килгән вакыттан ук Рөстәм Илдус улы командада һәм бүген ул гамәлдәге уенчы. «Татарстан Республикасы җыелма командасы» - формалашып җиткән КВН командасы шушы исем астында чыгыш ясый.
- КВН - интеллектуаль юмор дигән гыйбарә белән сез килешәсезме?
- Әлбәттә, һәм моны бүген клубта уйнаучы командалар да, КВНнан чыккан уенчылар да исбат итә. Сергей Светлаков, Гарик Мартиросян һәм башкалар үзләренең иҗат, эшчәнлекләре белән моны исбатлый. КВНда әгәр "разминка"да җиңсәң, уенда да җиңәчәксең дигән ышану бар. Чөнки бу бәйгедә берничә секунд эчендә мәзәк уйлап чыгарып, аны күрсәтә белү кирәк.
- Рөстәм Илдусович, соңгы араларда разминка музыкаль форма алды һәм соңгы уеннар күрсәткәнчә бу бик уңышлы килеп чыкты.
- Мондый форма бик кызыклы. Ә музыкаль разминка региональ лигаларда барлыкка килде һәм югары лига уңышлы "табыш"тан файдаланды.
- Районда КВН командасы булдыру турындагы яңалык күпләрне, бигрәк тә яшьләрне сөендерер дип уйлыйм. Бу мәсьәлә буенча нинди планнарыгыз бар?
- Чынлап та, без үзебезнең яшьләр КВН командасын булдырырга телибез. Республика КВН хәрәкәте узган ел үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Татарстанда яңа лига - "Эшче яшьләр лигасы" эшчеләр, оешма, фирма хезмәткәрләре уйнаучы командалар барлыкка килде. Тамашачылар декабрьдә дебют программасы белән чыгыш ясаячак, яңа команда барлыкка килүенең шаһитлары булачак.
- Бу командада сез кемнәрне күрәсез?
- КВН - ул һәрвакыт синтез. Җырлый белергә, актерлык осталыгы, куражга ия булырга, үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Бездә андый креатив, актив, иҗади яшьләр аз түгел. Ләкин шуны белеп торырга кирәк - бөтен вакытыңны багышласаң гына уен сине кабул итәчәк.
- Бүген сез «Татарстан Республикасы җыелма командасы» уенчысы. Чираттагы уенга әзерлек күп көч һәм вакыт таләп итәдер?
- Һичшиксез, КВН даимилекне таләп итә, ял итәргә ирек бирми. Сәхнәгә чыкканчыга кадәр туктаусыз эшләү кирәк - шулвакытта гына югары нәтиҗәгә ирешеп була. КВН уенын яраталар, көтеп алалар, аннары озаклап бу турыда сөйләшәләр, мәзәкләрне кабатлап сөйлиләр. КВН яши һәм яңа йолдыз, йолдызчыкларны кабызуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев