Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырлап ачыла күңел

Балтач авылы мәдәният йортында хатын-кызларны кунакка чакырып, алар өчен махсус концерт программасы, чәй өстәлләре әзерләп үткәрелгән кичә күңелләребездз озак сакланыр әле. Бәйрәмебез изге догалар уку белән башланды. Аннан Нурания Хәйруллина, Фәнзилә Мөхәммәдуллина танылган шагыйрьләребезнең әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. Сәнгатьле укудан, шигырь юлларына салынган матур теләк, җылы сүзләрдән күзләр яшьләнде....

Балтач авылы мәдәният йортында хатын-кызларны кунакка чакырып, алар өчен махсус концерт программасы, чәй өстәлләре әзерләп үткәрелгән кичә күңелләребездз озак сакланыр әле.
Бәйрәмебез изге догалар уку белән башланды. Аннан Нурания Хәйруллина, Фәнзилә Мөхәммәдуллина танылган шагыйрьләребезнең әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. Сәнгатьле укудан, шигырь юлларына салынган матур теләк, җылы сүзләрдән күзләр яшьләнде. Мәдинә Хәйруллина һәм Флюра Камалиева башкарган җырлар да күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылып узды. Шулай ук күмәк биюләр пыскып яткан күңелләребезне ачып җибәрде. Кичәдән бик канәгать калдык. Бәйрәмне оештыручы һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәт булып, исән-сау яшәгез, эшләрегез уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев