Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җавап визиты

Газетабызның 4 октябрь санында Казанның 12 нче кызлар татар гимназиясе делегациясенең Туфан Миңнуллин мирасын өйрәнү максатында районыбызга килүе хакында язылган иде. Шушы көннәрдә җавап визиты ясалды. 7 декабрьдә МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге делегация гимназиянең 20 еллык юбилеена барды. Директор Рөстәм Мәннапов, укытучылар Мәйсәрә Гомәрова, Илмира...

Газетабызның 4 октябрь санында Казанның 12 нче кызлар татар гимназиясе делегациясенең Туфан Миңнуллин мирасын өйрәнү максатында районыбызга килүе хакында язылган иде. Шушы көннәрдә җавап визиты ясалды.

7 декабрьдә МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге делегация гимназиянең 20 еллык юбилеена барды. Директор Рөстәм Мәннапов, укытучылар Мәйсәрә Гомәрова, Илмира Гыйзетдинова җитәкчелегендә Олы Салтык урта мәктәбенең 11 сыйныф укучыларын уку йорты директоры Илһамия Темиркаева каршы алды. Гимназия белән танышу милли белем музееннан башланды. Экскурсоводлар: музей директоры һәм хезмәткәре Һәва Атряскина һәм Нурия Сәләхова татарларның милли мәгариф системасы үсеше, танылган уку үзәге-мәдрәсәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре турында сөйләде. Укучылар мәктәп бассейнын карады, аннары китапханәдә һәм узган гасыр башында үз акчасына татар кызлары өчен уку йорты ачкан һәм хәзер аның исемен йөрткән танылган татар җәмәгать эшлеклесе Фатыйха Аитовага багышланган бүлмәдә булды.

Соңрак туган якны яратуга багышланган уртак сыйныф сәгатендә гимназия укучылары гимназияләре 2011 елда дүрт катлы бинага ия булуда ярдәм иткән танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әсәрләреннән һәм чыгышларыннан өзекләр укыдылар. Олы Салтык мәктәбе укучылары Гөлия Заһидуллина һәм Нияз Сафин Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакленнән өзек күрсәтеп тамашачыларны таң калдырды. Туфан Миңнуллин туганы, Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Венера апа Сәлимуллина чакырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтеп, Туфан турында, аның кече ватаны турында кайгыртуы, туган теленә һәм рухи мираска карашы турында сөйләде һәм яшьләрне аңа лаек булырга өндәде. Тантаналы чарада Туфан Миңнуллинның туган мәктәбе чыгарылышлары сәламләү сүзе белән чыкты. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән котлау укылды һәм бүләк тапшырылды.

Әлеге очрашу соңгысы булмас һәм Туфан Миңнуллин исеме белән тыгыз бәйләнгән ике мәктәп хезмәттәшлеге дәвам итәр дип ышанып калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев