Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Изге эшләрдән дөнья матурлана

Танылган татар шагыйре, тәрҗемәче Равил Бохараевның туганнан туга сеңлесе Луиза Бохараева безнең районга -үзенең тарихи ватанына Ирания Сәгъдиева чакыруы буенча үз тамырлары турында күбрәк белергә дип килә. Ул гаиләсе белән Франциядә яши һәм шуннан Ирания Сәгъдиева адресына рәхмәт хаты җибәргән. Элек Бохараевлар гаиләсе Спас Затонында яшәгән. Бохараевлар нәселе промысел суднолары...

Танылган татар шагыйре, тәрҗемәче Равил Бохараевның туганнан туга сеңлесе Луиза Бохараева безнең районга -үзенең тарихи ватанына Ирания Сәгъдиева чакыруы буенча үз тамырлары турында күбрәк белергә дип килә.

Ул гаиләсе белән Франциядә яши һәм шуннан Ирания Сәгъдиева адресына рәхмәт хаты җибәргән. Элек Бохараевлар гаиләсе Спас Затонында яшәгән. Бохараевлар нәселе промысел суднолары хуҗасы була. Бүгенге көндә Равил Бохараевның туганнан туган сеңлесе - Луиза Бохараева безгә килеп үзенең нәсел җебен табырга омтылган. Бу эштә районның туган якны өйрәнү музее директоры Ирания Сәгъдиева аңа ярдәм күрсәткән. Кадерле Ирания ШиҺаповна, безне Кама Тамагы һәм Затонда кабул иткәнегез өчен Сезгә тагын бер кат рәхмәт. Мин Сездән һәм якташларыгыздан ишеткәннәремне барысын да язарга тырышам. Сезнең музей миңа бик охшады. Шул кадәр күп эш башкаргансыз, афәрин, дип әйтергә генә кала. Кызганыч, сездә озаккарак кала алмадык. Бәлки, моны киләсе җәйгә оештыра алырбыз. Сезгә фоторәсемнәр җибәрәм . Есаул Ерунов Анатолий Николаевичка күп сәлам һәм изге теләкләремне җиткерәм. Аның хатирәләре безнең өчен бик кыйммәт. Мин киләсе елда да аның белән очрашырга өметләнәм. Мин сез җибәргән газетадан кисеп алынган материалларны кызыксынып укыдым. Интернеттан Куйбышев сусаклагычы астында калган географик җәмгыять членнары турында кечкенә мәгълүмат таптым. Кызганычка каршы, алар белән элемтәгә керә алмыйм. Күп нәрсә эшләргә була, бары тик вакыт кына кирәк. Мин Әлфия Айзатова белән очраштым. Ул да туган ягын сагына һәм шунда кайту турында хыяллана. Сездән хат көтеп калам. Луиза Бохараева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев