Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Исәнме, музей!

Красновидоводагы музейга Александра Макарова җитәкчелегендә мәктәп укучылары кунакка килде. Без балалар белән үткәннәргә сәяхәт кылып, тикшеренү эше үткәрдек. Безнең һәрберебезгә «балык һәм балыкчы турындагы әкият» бик таныш. Әкиятне укыган вакытта без торак төрләрен өйрәндек. Иң башта карт белән карчык землянкада яши. Нәрсә ул? Аның үзенчәлекләре нинди? Тәрәзәләре бармы? Без бу...

Красновидоводагы музейга Александра Макарова җитәкчелегендә мәктәп укучылары кунакка килде.

Без балалар белән үткәннәргә сәяхәт кылып, тикшеренү эше үткәрдек. Безнең һәрберебезгә «балык һәм балыкчы турындагы әкият» бик таныш. Әкиятне укыган вакытта без торак төрләрен өйрәндек. Иң башта карт белән карчык землянкада яши. Нәрсә ул? Аның үзенчәлекләре нинди? Тәрәзәләре бармы? Без бу сорауларга җавап бирдек. Аннары карчык агач йорт таләп итә. Андый йортларда крестьяннар яшәгән. Карчык столбовой дворянка булырга тели, балык аны затлы йортка күчерә. Торакның әлеге төре нинди материалдан ясала? Карчык анда да озак тоткарланмый, патшабикә булып патша сараенда яшисе килә. Балык аның теләген үти. Әмма карчыкка бу гына җитми. Балалар әкиятнең нәрсә өйрәткәнлеген белде, аңарда нинди яшерен сер барлыгын аңлады. Китап уку бик мөһим! Әкиятләр генә түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев