Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Икмәк булса - җыр да була

Кызу урак өстендә тир түгүче игенчеләрнең хөрмәтенә кырларга чыгып концерт кую матур традициягә әверелде.

Быелгы урып-җыю кампаниясендә эш вакытының һәр минуты, секунды кадерле, чөнки булган орлыкны түкми-чәчми, сыйфатын югалтмый бик кыска срокларда җыеп алырга кирәк. Икмәкнең бәһасе ел саен зур, ә бусында корылык белән бәйле аз булу сәбәпле бигрәк тә. Шуңа күрә 8 августта Кече Салтык, Кече Мәрәтхуҗа, Яшелчә авылы мәдәният учаклары тарафыннан әзерләнгән чыгыш авыл хезмәтчәннәренең тынгысыз эшенә бераз гына булса дәрт-көч өстәргә, ял бирүгә юнәлтелгән иде. Урак өсте изге Рамазан аена туры килде. Шуңа күрә Кече Мәрәтхуҗадан Фатыйма Мифтахова баштан авылдашлары алдында дин турында чыгыш ясады.
Иң кечкенә катнашучылардан быел беренче класска баручы Адель Каюмов шигырь сөйләде, 6 класс укучысы Рузилә Хуҗина «Балачак тавышы» дигән җыр башкарды, 4 класс укучысы Заһидуллина Зарина туган ил турында шигырь белән чыгыш ясады.
Быелгы уракта эшләүче комбайнчы Илшат Садыйковның үзе баянда уйнап, кызы Ильвина һәм тормыш иптәше Суфия башкаруындагы җыр барысының да күңеленә хуш килде. Илшат Садыйков бүгенге көнгә «Акрос-580» комбайнында 770 тонна ашлык суктырган.
Шулай ук Яшелчәдән Гыйниятуллиннар гаиләсе дә җыр бүләк итте. Техника эшли торды, ә бер-берсен алыштыручы комбайнчылар Лилия Хәлиуллина башкаруындагы җырын һәм Фәйрүзә Җиһаншинаның татар халык биюен тамаша кылды. Кече Салтык кырларында 5 комбайнчы эшли, ә хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан Рафаэль Сабиров машина белән ташып игенчеләргә аш ашата, ул авылдашларына җыр да бүләк итте.
Йомгаклап шуны искәртәсе килә, иген игү механизаторлар эше генә түгел, аның уңышлы тәмамлануына һәр авыл кешесе үз өлешен кертергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев