Якташлар районның «мәдәни кодын» бәяләде
Безнең район Казанда узган «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә катнашты.
Бу көнне Кама Тамагы халкы «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә үз программасын күрсәтте. Чарада безнең районнан 100 дән артык артист катнашты, интерактив һәм концерт программасын карарга 400 дән артык кунак килгән иде.
Халык коллективлары кунакларны мәдәни үзәк каршындагы мәйданчыкта каршы алды. Халык уен коралларында уйнау, ут белән бию осталыгы буенча мастер-класслар, мордва халык ашларыннан авыз итү һәм сувенирлар кибете, туристлык маршрутлары, фотокүргәзмә һәм башкалар кешеләрне иҗади-танып белү процессына җәлеп итте.
Фойеда шау-шулы иде. Музыка яңгырады, күптән күрешмәгән якташлар очрашты һәм шатланып үзара аралаштылар, экскурсоводлар үз күргәзмәләрен тәкъдим итте, ә осталар тукырга, үрергә өйрәтте, тамашачылар күз алдында искиткеч яктырткычлар, сувенирлар ясадылар.
Эшчеләр, галимнәр, артистлар
Фойе якташларның җыелу урына әверелде, алар күргәзмә белән танышты, бер-берсе белән аралашты, кайберләре газетага интервью бирде.
Араларында театр артистлары, язучылар, галимнәр һәм хезмәтләре белән республикабызны данлаган гади эшчеләр дә бар иде.
Илгизәр Хәсәнов чыгышы белән Олы Бортас авыл җирлегеннән.
«Әнием Балчыклыдан, әтием Олы Бортастан, шуңа күрә балачагым Кама Тамагы районында үтте, мин бу якларны бик яратам. Хәзер дә районда туганнарым яши, аларның берсе – педагог Сания Хәмидуллина.
Һәрвакыт сәхнәдә чыгыш ясарга яраттым, шуңа күрә мәктәптән соң Казан театр училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга эшкә урнаштым һәм, бары армия хезмәтенә бүленеп, гомерем буе монда хезмәт куям. Казанда якташларыбызны очратуга, район тормышын чагылдырган мондый чаралар уздырылуга бик шатмын».
Туктар Гайфуллин Яңа Саладан. Аның тормыш юлы яңа урыннарны үзләштерүгә бай – армия хезмәте, чирәм җирләр, Йошкар-Ола. Соңгы ун елда ул Казанда яши.
“Гомер буе машина йөртүче булып эшләдем. Яңа Салада бертуган энем яши, шуңа күрә сирәк булса да туган ягыма кайтам”, - ди ул.
Зөфәр Мөхәммәтшин Иске Барыш авылында туган.
«Мәктәптән соң мин училищены тәмамладым һәм Кама Тамагында эшләдем, укуымны дәвам итәргә булдым һәм КДУга укырга кердем. Югары филологик белем алгач, ике ел авылым мәктәбендә педагог булып эшләдем. Аннары Яр Чаллыга күченеп, комсомолның шәһәр комитетында эшләдем, ләкин иҗат эше үзенекен итте һәм мин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә күчтем, анда Фатих Халидинең иҗади мирасын өйрәнү белән актив шөгыльләндем. Бу тема буенча диссертация якладым. Хәзер татар телен торгызу һәм үстерүгә багышланган фәнни конференцияләрдә катнашам. Шулай ук сынлы сәнгать музеенда эшлим, Бакый Урманче иҗатын өйрәнәм. Барышта абыем яши, елына ике-өч тапкыр аның янына кайтам».
Миңнур Хәмидуллин Яңа Сала авылында туган. Хезмәт юлы да шунда башланган. «Сигез ел туган авылымда колхозда тракторчы булып эшләдем. Аннары Урта Азиягә күчеп киттем, аннан соң Татарстанга кайтып, Казанда төпләндем. Электромонтажчы һөнәренә укыдым һәм хәзер дә Казан предприятиесендә эшлим. Авылда туганнарым калмады, шуңа күрә туган җиремдә бик сирәк булам, якташлар белән очрашу мөмкинлеге бирә торган мондый чара уздырылуга шатмын».
Зөфәр Рәмиев – профессор, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган эшлеклесе Уразлино авылында туып үскән.
«Олы Карамал урта мәктәбен тәмамлагач, педагогия институтына укырга керергә теләдем, әмма үтә алмадым, шуңа күрә техник училищега кердем һәм фрезерлаучы булдым, Казан авиация заводында эшләдем. 1958 елда КДУның тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга кердем, аннан соң армиягә киттем. Демобилизациядән соң Казанга кайттым, укуымны дәвам иттем, бер елдан Кама Тамагына кайтып, «Кызыл байрак» газетасында корреспондент булып эшләдем, Уразлино сигезьеллык мәктәбендә укыттым, Олы Бортас авылында мәктәп директоры булдым. Университетны, аспирантураны тәмамладым, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башладым, ике диссертация якладым.
Уразлинода туган йортыбыз бар, анда инде беркем дә калмады, район үзәгендәге туганнарым янына кайтам. Бүген исә танышларым, якташларым белән аралашуга бик шатмын».
Язучы Рәдиф Сәгъдинең әти-әнисе Балчыклы авылыннан, үзе Казанда туып үскән, балачагы Кама Тамагы җирендә үткән.
«Бабам татарчадан тыш, рус һәм гарәп телләрен белә иде, бик укымышлы булды, мине дә өйрәтте, шуңа балачактан ук иҗатка тартылдым – китаплар күп укыдым, музыка белән шөгыльләндем. Мәктәптән соң Казан театр училищесына укырга кердем. Актерлык осталыгын Әлмәт татар драма театрында камилләштердем, аннары Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театрга урнаштым. Шул ук вакытта пьесалар яза башладым».
Бүген авторның 21 пьесасы татар театрлары репертуарына кертелгән. Рәдиф Сәгъди иҗатында балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр күп.
Якташыбыз – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге һәм Д.Сираҗиев исемендәге театр премияләре лауреаты. Ике атна элек «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» детективы дөнья күрде.
Зәйтүнә Фәхретдинова Олы Карамал авылында туган.
«Мәктәптән соң авыл китапханәсендә эшләдем, ул елларда безгә эш урыныбыздан да бигрәк кырда, токта яки фермада еш эшләргә туры килде. Шуңа күрә мин Казанга киттем, моторлар төзү заводына эшкә урнаштым, соңрак Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортына күчтем һәм гомерем буе диярлек шунда эшләдем. Районда туганнарым бар, алар белән якыннан аралашам. Чакырганыгыз өчен зур рәхмәт. Якташларымны күрүемә бик шатмын».
Зифа Сәлахова Сатлыганнан.
«Мәктәпне тәмамлагач, Казанга киттем, төзелеш институтына укырга кердем һәм гомер буе сметачы-нормалаучы белгечлеге буенча эшләдем. Авылда туган йорт бар, анда мин җәй буе яшим һәм олыгайган көндә авылда яшәү мөмкинлеге булуга сөенәм. Туганнарым белән аралашам, оныгым белән кызым кунакка кайталар. Якташлар белән күрешү мөмкинлеге булуга бик шатмын. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт”.
Екатерина Макарычева һәм Зинаида Землякова Мордва Каратаеннан. Икесе дә, Сөйки мәктәбен тәмамлагач, Казанга укырга киткән, Екатерина тегүчелеккә, Зинаида шәфкать туташына укыган.
«Мин тегүче булып бөтенләй эшләмәдем, - ди Екатерина. - Шулай килеп чыкты – Кама Тамагына йөри торган «Метеор-249» да матрос булып эшкә урнаштым һәм пенсиягә кадәр елга портында эшләдем. Җәй көне авылга еш кайтам. Ул – дөньядагы иң яхшы урын, ә хәзер авылым тагын да төзек».
«Медицина училищесын тәмамлагач, районга кайттым, белгечлек буенча Осинникида, Тәмте участок хастаханәсендә, аннары үзәк район хастаханәсендә эшләдем. Өч ел эшләгәч, Түбән Камага киттем, анда химия комбинатына аппаратчы булып урнаштым. Соңгы 10 елда Казанда яшим, кызларыма биш оныгымны үстерергә ярдәм итәм».
Рәшидә Бикишеваның әтисе узган гасырның җитмешенче елларында Яңа Сала мәктәбе директоры булып эшләгән. Шуңа күрә Рәшидә ханымның балачагы безнең районда узган.
«Мәктәптән соң мин КДУның мехматына укырга кердем, ә хезмәт юлымны яшүсмерләр клубыннан башладым. Соңрак мәктәпкә күчтем, анда миңа татар телен укытырга тәкъдим иттеләр, шуңа күрә төгәл фәннәрдән филологиягә күчтем. Районда туганнарым юк, әмма балачак дусларымны җылылык белән искә алам».
Халидә һәм Хәлимә Ибраһимовалар тумышлары белән Балчыклыдан, Нәфисә Сафина – Көрәледән. Барысы да төрле елларда Иске Казиле мәктәбендә укыган. Халидә һәм Хәлимә Казанга Полимерфото заводына эшкә урнашкан, ә Нәфисә, медицина училищесын тәмамлаганнан соң, ире белән бергә хәрби частьләрдә хезмәт иткән. Соңгы елларда гына Казанга кайтып төпләнгәннәр.
«Концерт бик ошады, якташларыбыз искиткеч чыгыш ясады, талантлары белән күзгә яшьләр китерделәр. Чакырганыгыз өчен рәхмәт», - диде алар.
Жюри әгъзаларының берсе Гүзәлия Рифкатова белән концертка кадәр һәм концерттан соң сөйләштек.
«Һәр район үзенчәлекле, һәркайсы кызыклы программа тәкъдим итә. Сезнең район катнаш, шуңа күрә программаны да төрле булыр дип көтәбез. Без инде күргәзмәне, мастер-классларны, мордва-каратай халкының милли ризыкларын бәяләдек. Биредә барлык буыннар: балалар да, яшьләр дә, өлкән буын да, инвалидлар да катнаша, димәк, эш барлык юнәлешләрдә дә алып барыла. Туку осталыгы буенча мастер-класс кызыклы булды, өстәвенә хатын-кызлар милли костюмнардан, бу процесска тагын да күбрәк игътибарны җәлеп итә. Күп һөнәрләр күрсәтелде. Музей хезмәткәрләре кызыклы маршрут тәкъдим итте, шулай да экскурсияләр үткәрүгә балаларны җәлеп итү мөһим, алар яшьтән үк туган як тарихын белеп үсәчәк».
Концертка кадәр Гүзәлия Солтан кызы берничә тәнкыйди фикер әйтте. Ләкин концерттан соң: «Минем тәнкыйть сүземне сызып ташлагыз, сездә балалар фольклор коллективы да, татар бизәкләре белән чигү дә – барысы да бар һәм, гомумән, концерт искиткеч», - диде.
Матур тәэсир калды
Концертны бик җентекләп әзерләделәр. Тамашаның концепциясе, алып баручылары берничә тапкыр үзгәртелде, кайбер чыгышлар өстәлде, кайберләре программадан алынды. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, үзешчән артистлар якташларыбыз – атказанган артистлар белән бер сәхнәгә чыкты.
Район «Мәскәү» мәдәни үзәгенең мөмкинлекләрен максималь кулланды. Максим Киселевның видео- һәм фоторепортажлардан әзерләгән видеолар җыелмасы – Идел буе күренешләрен, халык бәйрәмнәрен чагылдырган, милли орнаментлар белән бизәлгән видеолар концертны тагын да ямьләндерде, онытылмаслык итте.
Тамашачылар, концерт тәмамлангач: “Афәрин, якташлар», «Килүебезгә бер генә дә үкенмәдек, искиткеч концерт», «Якташларыбыз белән аралашуыбызга бик сөендек, шундый матур концерт күрсәттеләр, барыгызга да рәхмәт», - дип, үз фикерләрен белдерделәр.
Кар бөртекләре тулысынча ачылмаган иде
Концерт, чыннан да, искиткеч булды, моны тамашачылар да, жюри да билгеләп үтте. Шулай да, төгәсезлекләрсез булмады. Район башлыгы Наил Вазыйхов хәтта хаталардан да фишка ясый ала. Исегездәме, Сочидагы Олимпиадада “кар бөртекләре”нең барысы да ачылмады, һәм бу спорт бәйрәменең эмблемасына әверелде. Шулай ук монда да Татарстан урынына «Үзбәкстан» сүзе яңгырагач, тамашачылар ялгыш ишеттек, дип уйлады. Ләкин алып баручының хатасын район башлыгы шаяртуга әйләндерде. Көндәшләр көчле булу сәбәпле, бәйгедә җиңү яулавыбызга икеләнгән мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка җавап итеп, Наил Альберт улы: «Без җиңәчәкбез! Безнең ике яңа клуб төзисе һәм алты клубны ремонтлыйсы бар!» - диде.
Концертны «Идел таңнары» газетасының “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев