Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәйрия чыршысы

7 гыйнварда район үзәге мәдәният йортында районның мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен матур гадәткә әверелгән Яңа ел хәйрия чыршысы үткәрелде. Район мәдәният йортының иҗат коллективы инвалид балалар өчен "Золушка" әкиятен сәхнәләштергән иде. Матур һәм күңелле тамаша акрынлап дискотека залына күчте. Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына...

7 гыйнварда район үзәге мәдәният йортында районның мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен матур гадәткә әверелгән Яңа ел хәйрия чыршысы үткәрелде.

Район мәдәният йортының иҗат коллективы инвалид балалар өчен "Золушка" әкиятен сәхнәләштергән иде. Матур һәм күңелле тамаша акрынлап дискотека залына күчте. Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр укыды, чыршы тирәли уйнады.Ахырдан балаларга Кыш бабай тәм-томнардан торган Яңа ел бүләге өләште.

100 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәткән "Петропавловск" хәйрия фонды булышлыгы белән балалар өчен Яңа ел чыршылары үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев