Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәйрия чыршысы

7 гыйнварда район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрелде. Әлеге чараны халыкны социаль яклау идарәсе һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. РДК хезмәткәрләре оештырган сәхнәләштерелгән тамаша балаларга һәм аларның ата-аналарына ошады. Шаян Петрушка, Убырлы карчык, урман иясе, Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән бергәләп...

7 гыйнварда район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрелде.

Әлеге чараны халыкны социаль яклау идарәсе һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. РДК хезмәткәрләре оештырган сәхнәләштерелгән тамаша балаларга һәм аларның ата-аналарына ошады. Шаян Петрушка, Убырлы карчык, урман иясе, Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән бергәләп җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. 71 бала өчен район бюджеты хисабына яңа ел бүләкләре әзерләнгән иде. Аны балаларга ЦСОН хезмәткәрләре таратты. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары оештыручыларга һәм матур гадәткә әверелгән бәйрәмдә катнашучыларга игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев