Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Геройлар белән бергә моңайдылар, артистларны алкышларга күмделәр

Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йорты театр коллективы «Идел-Йорт» смотр-конкурсында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» спектаклен тәкъдим итте.

Мәдәният йорты коллективы үзләренең авылдашлары – танылган режиссер һәм актер Сабир Өметбаевның эшен лаеклы рәвештә дәвам итә, күренекле шәхеснең тамаша залына керү юлында торган бюсты Олы Кариле авылы театр традицияләренең килеп чыгышын искәртеп тора.

Һәм менә тамашачылар урыннарына урнашкач, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева бу кичтә җыелган театр сөючеләрне сәламләде, спектакль карау кагыйдәләре турында кисәтте. Пәрдә ачылды, авыл йорты декорацияләре күренде, биредә күршеләр булып яшәүче ике гаиләнең катлаулы мөнәсәбәтләрен чагылдырган моңсу да, бер үк вакытта якты һәм матур да булган вакыйгалар сурәтләнде. Күп еллар элек булган фаҗигада күрше Гөлчирәнең ире һәлак булган, монда Сабирҗанны гаеплиләр. Мөдәррис Миңневәлиев үз герое образына шулкадәр төгәл керде ки, тамашачы сәхнәдә, үткәндәге вакыйгаларда үзен гаепле санап, үзенә урын таба алмаган нәкъ менә Сабирҗанны күрде.

- Рольгә әзерләнгәндә, үземнең төп монологымның язмасын, фикерләрен белү өчен, Казан театрының профессиональ артистларына тыңлаттым, - диде төп рольне башкаручы. - Ике ел элек бу пьесаны келәнчелеләр куйган иде һәм мин Сабирҗанны ничек уйнаячагымны күз алдыма китергән идем. Бүген героем белән бергә кабат сәхнәдә аның катлаулы язмышының барлык мизгелләрен кичердем, ә хәзер инде башка спектакльләрнең репетицияләренә керешәчәкмен – “Идел-Йорт” фестивале минем өчен чын бәйрәм, чакырсалар, барлык спектакльләрдә дә бик теләп уйныйм…

Мөдәррис Миңневәлиев Кече Кариле авылында яши – әнисен карый, ә аның артистлык эшчәнлеге Яр Чаллыда башланган, анда ул «Таныш моңнар» вокаль-инструменталь төркемен оештыра. Туган ягына кайткач, Кама Тамагында район мәдәният йорты методисты булып эшли, аннары Кече Кариле авылында клуб мөдире була – шуңа күрә ул мәдәният белән һәрвакыт кызыксына.

Сәхнәдә исерек кешене уйнау тәҗрибәле актерларга да җиңел түгел, әмма Гөлчирә ролен башкарган Миләүшә Мозаффарова эчкече хатынны шулкадәр төгәл тасвирлады – жюриның югары бәясенә лаек булды. Миләүшә Чаллы авылында клуб мөдире булып эшли, конкурска бер көн кала анда авыл халкы өчен спектакльнең премьерасы күрсәтелгән.

Гаилә белән театр кую дигән нәрсә бу коллективта да бар. Төп геройның энергиягә бай хатыны Кәшифә ролен китапханәче Венера Зыятдинова башкарды, ә спектакльнең яшь геройлары Гөлшат һәм Ирекне аның балалары – улы Фаяз һәм кызы Гөлинә уйнады, өстәвенә, Гөлинә мәдәният йорты мөдире һәм әлеге спектакльне куючы режиссер да.

Төп рольләрнең берсен башкарган Шәмсенур әби жюри әгъзалары өчен ачыш булды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган ирен гел искә алучы әбине - тыл хезмәтчәнен яшь ханым Зөлфия Фәтхуллина уйнады. Шундый итеп уйнады ки, сәхнәдә өлкән яшьтәге актриса булуга шик юк иде. Зөлфия «Олы Кариле" ҖЧҖда икътисадчы булып эшли, ә иң мөһиме – ул биш бала әнисе дә. Аның бер улы хәзер махсус операция зонасында хезмәт итә, күптән түгел ялга кайткан, аннары ана баласын кабат хәрби частькә озаткан. Олы Кариледә әнә шундый талантлы һәм героик хатын-кызлар яши.

Ә спектакль тәмамлангач, сәхнәгә элек мәдәният йорты мөдире булган, авылның хөрмәтле кешесе Илсур Хәлил улы Кәримуллин күтәрелде. Ул спектакльдә катнашучыларның барысына да, уңай хис-кичерешләр бүләк иткән өчен, тамашачыларны еларга да, көләргә дә мәҗбүр иткән спектакль өчен рәхмәт белдерде, ә клубка җитәкчелек эшен Илсур Хәлил улыннан кабул итеп алган Гөлинә Зыятдиновага шундый матур театр бәйрәме оештырган өчен аерым алкышлар яңгырады.

Шул ук вакытта сәхнә артында пьесаның уңышлы куелышында суфлерлар Рузилә Нигъмәтуллина һәм Рушания Әхмәтҗанованың, спектакльне искиткеч тавыш бизәлеше белән баеткан, шулай ук Шәмсенур әби тылдагы колхозчы хатын-кызларның авыр эшен искә төшергән вакытта сугыш чоры турында документаль кадрлар күрсәткән тавыш операторы – Чаллы авылыннан унынчы сыйныф укучысы Данис Исмәгыйлевның да роле зур булды.

Пьесаның авторы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева “Чаллы хәбәрләре”газетасына биргән интервьюсында: “Кызганыч, дөнья ак һәм ачык төсләрдән генә тормый, кара полосалар да бар. Шулай да мин чын әдәбият, яхшы мунча кебек, кеше күңелен чистарта, анда кызгану хисе барлыкка китерә, яңача яшәргә өйрәнергә этәрә дип саныйм”, - дигән.

Чыннан да, Олы Кариле театр коллективының әлеге спектакле тамашачыларны, геройларны кызганып, күз яшьләре аша күңелләрен чистартырга этәрде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев