Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“ Энҗе – мәрҗән тулы дөнья бар.

" Халыкның үзеннән җыеп Җырны , сүзне, фикерне,- Халыкка һәйкәл салды ул Оста сынчы шикелле. Әлеге шигырь юллары гомере буе халкыбызның тел хәзинәләрен, фольклор әсәрләрен, халык җәүһәрләрен энҗе бөртегедәй җыеп, бер системага салып, халыкның үзенә кайтарып биргән мәшһүр галим Нәкый Исәнбәткә багышлана. Күренекле драматург, шагыйрь, прозаик, халык язучысы Н.Исәнбәт -...

" Халыкның үзеннән җыеп

Җырны , сүзне, фикерне,-

Халыкка һәйкәл салды ул

Оста сынчы шикелле.

Әлеге шигырь юллары гомере буе халкыбызның тел хәзинәләрен, фольклор әсәрләрен, халык җәүһәрләрен энҗе бөртегедәй җыеп, бер системага салып, халыкның үзенә кайтарып биргән мәшһүр галим Нәкый Исәнбәткә багышлана. Күренекле драматург, шагыйрь, прозаик, халык язучысы Н.Исәнбәт - татар халкының горурлыгы. Ул туган халкына гаять бай мирас калдырды. 80 елга якын иҗат итеп яшәде: берничә томлык шигырь, 30 дан артык пьеса, балалар өчен күп санлы шигырьләр, әкиятләр һәм проза әсәрләре ("Балалар фольклоры", "Мырауҗан агай хәйләсе", "Куянкай" һ.б.) язды. Мәшһүр "Идегәй" дастанын халыкка кайтаруда Н.Исәнбәт зур көч куйды. Аның 3 томнан торган "Татар халык мәкальләре" - бөтен төрки халыклар дөньясында иң мактаулы хезмәтләрнең берсе. Галим татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына, татар теленә караган күп санлы хезмәтләр ("Татар теленең фразеологик сүзлеге", "Татар халык табышмаклары" һ.б.) язган, әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә (Пушкин "Полтава", Шекспир "Гамлет", Мольер "Тартюф") нәтиҗәле эшләде. Әлеге бөек шәхеснең 115 еллыгына багышлап Кама Тамагы үзәк китапханәсендә уздырылган кичә Н.Исәнбәт сүзләренә язылган "Син сазыңны уйнадың" җырын тыңлап ачыла. Сәхнә түрендәге серле сандык әдипнең яшьлеге үткән чорга кайтарды. Сандык ул -тормыш чынбарлыгын үзенә сыйдырган тарих. Анда татар халкының эшчәнлеге дә, осталыгы да, уңганлыгы да, әбиләребезнең күңел серләре дә тупланган. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен-динен хөрмәт итү, аның җыр-моңнарын күңеле аша кичерү укучыларның зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Бу эштә Нәкый ага Исәнбәтнең киңкырлы иҗатын файдалану аеруча отышлы. Укучылар сандыктагы татар халкының милли киемнәре белән танышкан арада, Кама Тамагы урта мәктәбенең 3 "б" сыйныф- биюче кызларыбыз Н.Исәнбәт сүзләренә иҗат ителгән "Бормалы су" көенә бию башкардылар. "Балалар фольклоры" китабында тупланган балалар уеннары, такмаклары, йола-уен җырларыннан иң матур үрнәкләре сайлап күрсәтелде: район мәдәният йорты каршында оештырылган татар мәктәбенең 6, 7 сыйныф укучылары катнашында "Тау ягы" фольклор ансамбле чыгышы , урта мәктәпнең 3 "б" сыйныф укучылары "Миңлебай" уенын тәкъдим иттеләр. Шулай ук , 3"б", 7 "а" сыйныф укучылары мәкаль, табышмак, такмак әйтүдә дә сынатмадылар. Татар һәм рус мәктәпләре укучылары (җитәкчеләре Валиева Г.Ю., Закирова С.И.) белән берлектә оештырылган әдәби-музыкаль кичәбез Н.Исәнбәтнең шигырьләрен уку, җырларын җырлау белән үрелеп барды. Хамидуллина Ризәлә башкаруындагы "Уракчы кызы"җырына, шулай ук "Ай былбылым"ны җырлаучы 3б кл.кызларына һәм күп кенә уеннарга музыкаль бизәлешне бирүче оста баянчы Әнәс Мәһдиев булды. Соңыннан укучыларга күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев