Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әби белән бабай янәшә

Узган җомгада район мәдәният йортында "Балкыш" ("Сияние") конкурсының икенче район туры үткәрелде.

Анда 100дән артык пенсионер катнашты. Өч сәгатьлек концерт программасына 37 номер кертелгән иде. Биредә компетентлы жюри алардан иң яхшы 14 номерны сайлап алды һәм алар Буа шәһәрендә үткәреләчәк конкурсның зона этабында катнаша.
Хорлар арасында беренче урын лаеклы рәвештә Кама Тамагыннан "Вересень" хорына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Тәмтедән "Лебеда" хоры белән Затоннан «Волжанка» хоры бүлеште. Җырчыларны ике төркемгә бүлделәр. Рус төркемендә беренче урын Тәмтедән Василий Беляковка бирелде. Икенче урынны Кама Тамагыннан Нариман Хәсәнов һәм Куйбышев Затоннан Луиза Микерина бүлеште. Татар төркемендә беренче урында Кече Салтыктан Суфия Гобәйдуллина, икенче урында Кама Тамагыннан Фәния Гыйлметдинова һәм Фәрит Садыйков. Шигырь укучылар арасында Иске Казиледән Сания Зыяфәтова һәм Олы Салтыктан Дания Заһретдинова осталыклары белән тамашачылар һәм жюри күңелен яулады. Ә менә тальянчыларга жюри урын бирмәскә булды, чөнки аларның һәркайсы үз чыгышын бик оста башкарды. Югарыда саналган үзешчән артистлар конкурсның зона этабында район данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев