Идел таңнары
  • Рус Тат
  • "Домисолька"дан - "Ассоль"

    Кичә Куйбышев Затонда истәлекле чара булды. Ун ел элек музыка мәктәбендә "Домисолька" балалар вокаль ансамбле оеша. Аңа балалар бакчасына йөрүче балалар керә. Еллар уза, кызлар үсә. Репертуар, юнәлеше үзгәрә. Бүген җырчылар үз инструменталь ансамблен оештырган. Поселок эшмәкәрләре Наил Вазыйхов, Алексей Минеев, Татьяна Маслакова, Леонид Нагаев, Ирина Бирючевская, Олег Хахалев, Ольга...

    Кичә Куйбышев Затонда истәлекле чара булды.

    Ун ел элек музыка мәктәбендә "Домисолька" балалар вокаль ансамбле оеша. Аңа балалар бакчасына йөрүче балалар керә. Еллар уза, кызлар үсә. Репертуар, юнәлеше үзгәрә. Бүген җырчылар үз инструменталь ансамблен оештырган. Поселок эшмәкәрләре Наил Вазыйхов, Алексей Минеев, Татьяна Маслакова, Леонид Нагаев, Ирина Бирючевская, Олег Хахалев, Ольга Киреева, Валерий Зюрнин, Андрей Кудалов бергәләп ансамбль өчен бәрмә җайланма, синтезатор, микрофон һәм башкаларны сатып ала. Әлеге саллы бүләкне музыка мәктәбенә тапшыралар. Хәзер музыка белеме бирү өлкәсендә яңа юнәлеш мәктәп укучыларының барысы өчен дә кулай.



    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: