Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Өчпочмаклы хатлар" кичәсе

24 апрельдә авылара китапханәдә "Музей язы Татарстан-2015" чарасы кысаларында "Өчпочмаклы фронт хатлары" дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Чараны алып баручы Рәсимә Нәҗмиева кунаклар, Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәким Галиуллин, Николай Уртяков, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре Сәкинә Хөснетдинова, Гөлшат Хәйруллина, сугыш чоры балалары Гашыйк гыйниятуллин һәм Нияз Вафин...

24 апрельдә авылара китапханәдә "Музей язы Татарстан-2015" чарасы кысаларында "Өчпочмаклы фронт хатлары" дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде.

Чараны алып баручы Рәсимә Нәҗмиева кунаклар, Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәким Галиуллин, Николай Уртяков, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре Сәкинә Хөснетдинова, Гөлшат Хәйруллина, сугыш чоры балалары Гашыйк гыйниятуллин һәм Нияз Вафин белән таныштырды. Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Исмәгыйлева һәм тәрбия эше буненча директор урынбасары Елена Закирова җитәкчелегендә кызылармиячеләр һәм хат ташучылар ролендә булды. Алар Ватан сугышы солдатлары Рәхимҗан Вафин, Әшраф Мәҗитов, Вәли Шахметов, Е. Гущинның туганнарына язган хатларын укыды. Ветераннар истәлекләре белән уртаклашты. Ахырдан укучылар аларга Җиңүчеләр буынына рәхмәт сүзләре язылган "Ветеранга хат" дип исемләнгән өчпочмаклы хатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев