Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм концерты

Кичә район мәдәният йортында "Кояш булса җылы, әни булса -күңелле" дип исемләнгән, җир йөзендә иң якын кеше - Әниләргә багышланган бәйрәм концерты булды. Залда утыручы әниләр. апа-сеңелләр һәм кызларыбызны МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков бәйрәм белән котлап, болай диде: "Халыкара Әниләр көне - җир йөзегндә яшәүче һәркемнең бәйрәм ул,...

Кичә район мәдәният йортында "Кояш булса җылы, әни булса -күңелле" дип исемләнгән, җир йөзендә иң якын кеше - Әниләргә багышланган бәйрәм концерты булды.

Залда утыручы әниләр. апа-сеңелләр һәм кызларыбызны МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков бәйрәм белән котлап, болай диде: "Халыкара Әниләр көне - җир йөзегндә яшәүче һәркемнең бәйрәм ул, чөнки безнең һәрберебезнең безгә тормыш бүләк иткән Әнисе, Әнекәе, Әниеме бар. Бу көнне барысы да кадерле әниләр өчен. Бу бәйрәм киләчәктә әни булучылар, шулай ук инде ике тапкыр әни булып, хәзер дәү әниләр өчен.Чәчәк бәйләмнәре, котлау, рәхмәт һәм соклану сүзләре барысы да алар өчен. Сүз уңаеннан, әниләр боларга бәйрәм көнендә генә түгел, ә елына 365 көн лаек". Концерт программасында Ксения Юманова. Луиза Микерина. Суфия Гобйдуллина, Нурфия Мәһдиева һәм башкалар чыгышы бар иде. Тамашачылар артистларынң барысын да көчле алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев