Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Боҗрадан чыгу

Лаеш районында 17 ел Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Орден һәм аның алыштыргысыз рәисе Зөһрә Лезина кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ булган мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үз канаты астына ала. Алар әлеге балаларны уртак бер йортка берләштерә. Аларны анда бернигә карамастан тулы канлы тормыш белән яшәргә һәм үз...

Лаеш районында 17 ел Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены иҗтимагый оешмасы эшләп килә.

Орден һәм аның алыштыргысыз рәисе Зөһрә Лезина кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ булган мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үз канаты астына ала. Алар әлеге балаларны уртак бер йортка берләштерә. Аларны анда бернигә карамастан тулы канлы тормыш белән яшәргә һәм үз талантларын гамәлгә ашырырга өйрәтәләр. Орден балаларныкы кебек башланса, бүген ул төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Төрле 8 берләшмә әлеге эгида астында эшли. 1 июльдә әлеге җәмгыять вәкилләре Красновидовога Горький музеена иҗат визиты белән килде. -безгә үзенең иҗат потенциалын гамәлгә ашырырга теләүче һәркем килә, ди шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина. - Без һәркемне кабул итәбез. Болар бик талантлы кешеләр, бары тик хуплау һәм игътибар гына кирәк. Орденга йөрүче балаларның нинди матур картиналар ясавын, алар кулыннан менә дигән эшләнмәләр чыгуын күргәч, безгә караганда мөмкинлекләре күпкә чикләнгән кешеләр ясаганлыгына ышанасы килми. Әле алар җырлый, бии, шигырь яза. Аларның дүртесе бастырылды инде. Зөһрә ханым алып килгән "Вдохновение" коллективы Красновидово халкына сәхнәләштерелгән рус халык җырлары, халык биюләре күрсәтте. Автор фотосы (Дәвамы 2 биттә) (Ахыры. Башы 1 биттә) Алар белән талантлы шигырь укучылар да килгән иде. Ринат Сәләхов инвалид коляскасында йөри. Ул шигырьләрне бик теләп укый, сәхнәләштерелгән тамашада да катнашты. Катя юристлыкка укый, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле укуын ташлаган. Дрессура белән мавыга башлый һәм моны үз этендә күрсәтте. Бу номер аеруча балачагага ошады. Катя үз шөгылен һөнәр итәргә булган, быел ул кинологка укырга керергә тели. Юк кына мавыгулары да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышын тулыландыра, иҗатка һәм һөнәри үсешкә яңа этәргеч бирә. Иҗтимагый оешма һәм дәрт-дәрманы ташып торган Зөһрә Лезина булмаса, аларның күбесе үз өйләрендә дүрт стена арасында калган булыр иде. Аларның әлеге түгәрәктән бик чыгасылары килә. -Безнең клубның һәр юбиляры үзенең шәхси күргәзмәсен оештыра. Биредә кешенең никадәр сәләтле икәнлеген күрергә мөмкин. Күргәзмәгә эшләнмәләр, кулдан ясалган әйберләр, китаплар куела. Аларның барысы да диярлек артистлар, димәк, концертлар куя, - ди Зөһрә Сәлим кызы. Кунаклар эшләнмәләрнең бер өлешен үзләре белән алып килгән һәм, хәтта, музейга бүләк итте. Алар музейда да булды. Музей директоры Ольга Гришукова аларга Горький турында һәм Красновидово авылы хакында сөйләде. Хуҗалар да бурычлы калмады. Тулы состав белән булмаса да, "Оберег" ансамбле кунаклар алдында чыгыш ясады. Аралашу исә музей бакчасында корылган чәй табыны артында дустанә шартларда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X