Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәкидә бәйрәм

Бәки яшел хәтфә чирәм паласларын җәйгән иде. Шакыян туктаусыз челтер-челтер җырларын җырлый иде. Таллар эченнән кошлар концерты башланган иде.. Кәккүк иртәдән кичкә кадәр армый-талмый халыкка озын гомер теләде. Дистәгә якын кеше яшәгән Бәки бу көндә гөрләде. Хәтта тракторлар да Бәкидә юк исә, ә бу шимбәдә, тракторлар да тыз-быз йөгерешеп йөрде....

Бәки яшел хәтфә чирәм паласларын җәйгән иде. Шакыян туктаусыз челтер-челтер җырларын җырлый иде. Таллар эченнән кошлар концерты башланган иде.. Кәккүк иртәдән кичкә кадәр армый-талмый халыкка озын гомер теләде. Дистәгә якын кеше яшәгән Бәки бу көндә гөрләде. Хәтта тракторлар да Бәкидә юк исә, ә бу шимбәдә, тракторлар да тыз-быз йөгерешеп йөрде. Иң элек ераклардан кайткан халык зиратны чистартырга тотынды. Балта, пычкы тавышы яңгырады. Менә шунда инде Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыров боерыгы буенча механизация кирәк булды. Бәкинең якташлар җәмгыяте җитәкчесе Идиятуллин Дамир да грузовиклар алып кайткан иде.Руслар зиратында Ильиннар гаиләсе матур агачлар утыртты. Ә авыл уртасында авылның Өлкәне Гарифуллин Фәһим, Роза гаиләсе кино күрсәтер өчен чатыр кора, икенче чатырда Алсу Гаязова Бәки базарына урын әзерли, самавырлар чыж-пыж килә, өстәлләр өстендә Келәнче пешекчеләренең тәмле пылаулары парлана, кунакларның күчтәнәчләре тизрәк авыз итәргә чакыра. Изге эшләрне тәмамлагач, базар гөрли, гармун җырлый. Келәнченең киләчәге - балалар, Гөлсем апалары җитәкчелеге астында Бәкиләр өчен бии, җырлый. Бәкиләр дә талантларын яшереп тормадылар: Гаязова Резеда авылдаш Фәрит Гарифуллин шигырен , Айсылу үз шигырен тәкъдим итте, иң кечкенә Гаязова Ләйсән бик матур итеп җырлады... Ә соңрак китте бию, китте бию, хәтта Гаязова Флюра апа да тыпырдап алды. Кама Тамагы районының булышчысы Габидуллин Газинур авылга бүләк алып килгән иде. Ул бүләкне оста гармунчы, атаклы Гаделҗан агага тапшырдык. Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда: бер генә кеше дә өмәдән дә, бәйрәмнән дә читтә калмады: эшләде, халыкның күңелен тапты җыр белән, бию белән, нәфис сүз белән, ниһаять, материаль яктан өлеш кертте. Рәхмәт Хөршидә Гарифуллинага - ул иске мәчет-мәктәп-клуб бинасы турында сүз кузгатты. Күп төрле фикер әйтте халык: 1) кечкенә генә мәчет төзеп куярга, "2) матур агачлар утыртып, эскәмияләр куярга,3) хәтер ташы куярга. Район башлыгының киңәшчесе Ильин Юрий., Келәнче җирлеге башлыгы Кадыров Дамир да бу фикергә кушылдылар. Ышанычлы булыр безнең фикерләр! Ибраһим кызы Роза Хәмитова.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев