Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биючегә сүз әйтмәгез...

Бөтендөнья бию көненә багышлап, район үзәгендә моннан 10 ел элек оешкан "Рафаэлло" төркеме үткән чорга нәтиҗә ясады. Әлеге бию төркеменең җитәкчесе турында кыскача язмыйча мөмкин түгел. Рафаэль Гильванов һөнәре буенча хореограф, (Ленинград мәдәни институтын тәмамлаган). Район мәдәният йортында бию костюмнары тектерү мөмкин булмагач аның беренче җыйган 12 кешелек төркем тарала....

Бөтендөнья бию көненә багышлап, район үзәгендә моннан 10 ел элек оешкан "Рафаэлло" төркеме үткән чорга нәтиҗә ясады.

Әлеге бию төркеменең җитәкчесе турында кыскача язмыйча мөмкин түгел. Рафаэль Гильванов һөнәре буенча хореограф, (Ленинград мәдәни институтын тәмамлаган). Район мәдәният йортында бию костюмнары тектерү мөмкин булмагач аның беренче җыйган 12 кешелек төркем тарала. Светлана Светкина, бертуганнар Рәзинә һәм Эльвира Вәлиевалар, Энҗе Сәгъдиева һ.б. Кызлар рус, ә егетләр "Яблочко" биюен сәхнәгә куялар. Әлеге биюләрне төрле чараларда бик җылы кабул итә халык. Бию - сәнгатьнең бер төре, матурлыкка чумып биегәндә бар мәшәкатьләр дә онытыла.

Мәктәп укучыларыннан соң ул мәдәният һәм башка хезмәткәрләр арасында кечкенә төркем туплый. Шулай ук халык биюләре сәхнәдә төрле чараларны бизи. Иң беренче "Санти" дип аталган төркем "Рафаэлло"га үзгәртелә һәм ул нык нигезле булып чыга. Биредә төрле һөнәр ияләре бар: Пенсия фонды идарәсе, статистика бүлеге, укытучылар, социаль-мәдәни һ.б. хезмәткәрләр. Хәзер барысы 10 кеше, репертуарда күбесенчә халык: татар, рус, испан, чегән, үзбәк, төньяк һ.б. Шулай ук классик (вальс), эстрада (канкан), сюжетлы, барысы 20ләп биюләр бар. Костюмнарны алар үзләре тегә яисә прокатка алалар, материалны үзләре таба. Кыскасы, алар биюгә үзләрен багышлаган, чын күңелдән моңа бирелгәннәр, һәр чыгышны яратып башкаралар. Шуның белән һаман яшь, матур калалар. Бу кичне дә алар бер-бер артлы төрле костюмнар алыштырып рәхәтләнеп биеделәр. Аларны тәбрикләп, МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин килеп, костюмнарга сиксән мең сумлык сертификат, МР башлыгы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Концертны Александр Шалаев, Ирина Антонова, Татьяна һәм Александр Захаровлар, Марат Хәбибуллин, Светлана Курчаева, Раилә Биккенина, Луиза Микерина, Диана Евсеева, хореография төркеме "Лайф" (җитәкчесе Юлия Овезмамедова), Җамал Мөхәммәдиев, Ксения Юманова үзләренең матур җырлары, биюләре белән тулыландырды.

Концерт күңкелләрдә матур хисләр генә калдырды. Соңыннан тамашачы аларны аягүрә алкышлады, яратулары йөзләрендә иде. «Яшиселәр килде»,- диде арадан берәү. Без дә аларга һаман яшь булып, матур биләр куюларын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев