Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Башваткыч» та кунакта

Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында баручы "Башваткыч" тапшыруын карарга, кроссвордларын чишеп, баш ватарга яратмаган кеше бик сирәктер. Бу тапшыру - үзенең йөзе булган оригиналь тапшыруларның берсе. Күпләребез тапшыруны алып баручы танылган сәнгать эшлеклесе Җәвит Шакировның эшчәнлеген яратып кабул итәбез, аның таланты алдында баш иябез. Менә 10 мартта без дә шушы тапшыруда...

Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында баручы "Башваткыч" тапшыруын карарга, кроссвордларын чишеп, баш ватарга яратмаган кеше бик сирәктер. Бу тапшыру - үзенең йөзе булган оригиналь тапшыруларның берсе. Күпләребез тапшыруны алып баручы танылган сәнгать эшлеклесе Җәвит Шакировның эшчәнлеген яратып кабул итәбез, аның таланты алдында баш иябез.

Менә 10 мартта без дә шушы тапшыруда катнашу бәхетенә ирештек. Тиз арада уенда катнашырлык авылдашларыбызны билгеләдек. Беренче уенчы Иске Казиле урта мәктәбенең рус теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлзидә Булатова, икенчесе шәхси эшмәкәр Радик Кадыйров, өченчесе дәүләт иминләштерү компаниясе агенты Фирдания Шәйхетдинова булды. Уенда һәр уенчының үз җанатарлары көч-куәт биреп торды. Башваткычның темасы туган ягыбызга - Кама Тамагы районына багышланган иде. Уенчыларыбыз гаҗәп зирәк булды, кирәк урында уен-көлке, җыр-бию белән җавап бирде. Телевидение хезмәткәрләренең күңеленә чыгыш ясаучыларның алып килгән бүләкләре, теләкләре, тапкыр, җор телле булулары, югалып калмаулары ошады. Безгә дә Фирдания Шәйхетдинованың, Гөлзидә Булатованың туган як турындагы моңлы, оста итеп башкарылган җырлары, Радик Кадыйровның дәртле биюе, авылыбыз тарихына багышланган шигыре ошады. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев район логотиплары төшерелгән киемнәр, районыбызның "Гүзәл Кама Тамагы", Иске Казиле авылы юбилеена багышланган сувенир чынаяк бүләк итте, авыл җирлеге һәм катнашучылар турында мәгълүматлар бирде. Уенчылар үз хезмәт җимешләрен бүләк итте. Авылыбызның иң тәмле сые - кыздырылган казның хуш исе бөтен студиягә таралып, күңелләргә рәхәтлек бирде. Рәмис Зиннәтуллинның гитарада уйнап, үзе иҗат иткән "Казилем" җырын башкаруы нур өстенә нур булды. Баянчыбыз Гаделҗан Мифтахов җырчыларга дәрт биреп, моңлы көе белән күнелләргә шатлык өстәде. Без менә шундый дулкынландыргыч, күңелле тапшыруның шаһитләре булдык. Тапшыру ТНВ каналында апрель аенда күрсәтеләчәк, нәтиҗәләре белән үзегез танышырсыз. Әлеге сәяхәтне оештыручы Илдус Сәгъдиев һәм җирле эшмәкәр Равил Кадыйров рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев