Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балкышта -безнекеләр

Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар III Республика фестиваленең гала -концерты Татарстан дәүләт филармониясендә узган ялларда узды. Әлеге фестиваль 2012 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткүрелә. Катнашучыларны,оештыручыларны,кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе,фестивальнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Безнең районнан фестивальдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль...

Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар III Республика фестиваленең гала -концерты Татарстан дәүләт филармониясендә узган ялларда узды.

Әлеге фестиваль 2012 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткүрелә. Катнашучыларны,оештыручыларны,кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе,фестивальнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Безнең районнан фестивальдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин, МР башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина катнашты. Гала-концертта 25 районнан һәм шәһәрләрдән җырчылар, оригиналь жанр артистлары, музыкантлар чыгыш ясады. Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганга күрә сугыш еллары, туган ил турындагы җырларга өстенлек бирелде. Филармония сәхнәсендә безнең район үзешчән артистлары "Балкыш-Сияние" ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале дипломантлары Суфия Гобәйдуллина һәм Фәрит Садыйков дуэты "Туган җирем - Татарстан" (Александр Ключарев көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) җырын башкарды, аккомпаниатор - Әнәс Мәһдиев. Фәрит Садыйков һәм Суфия Гобәйдуллина лауреат дипломнарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев