Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар концертка дәште

Уразлино авылында клуб юк, дип аптырап тормаганнар, авылдашларын үзләренең чыгышлары белән шатландыру максатыннан биредә яшәүче мәктәп укучылары - бертуган Исфат һәм Илфир Мотыйгуллиннар, Фатыйма Бикбаева, Казаннан кунакка кайткан Ләйсән Гафурова авылдашлары өчен концерт әзерләп куйган. Чыгыш ясау өчен элеккеге колхоз идарәсе бинасы каршындагы матур мәйданны сайлаганнар. Эскәмия, урындыклар куйганнар. Концертка...

Уразлино авылында клуб юк, дип аптырап тормаганнар, авылдашларын үзләренең чыгышлары белән шатландыру максатыннан биредә яшәүче мәктәп укучылары - бертуган Исфат һәм Илфир Мотыйгуллиннар, Фатыйма Бикбаева, Казаннан кунакка кайткан Ләйсән Гафурова авылдашлары өчен концерт әзерләп куйган.

Чыгыш ясау өчен элеккеге колхоз идарәсе бинасы каршындагы матур мәйданны сайлаганнар. Эскәмия, урындыклар куйганнар. Концертка бер көн кала балалар һәр йортка кереп чакыру кәгазе тараткан. Матур җырлар, дәртле биюләр башкарганда гармунда Хәмит абыйлары Гафуров уйнаган. Шулай ук "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Үзләре ук костюмнар да булдырган. "Талантлы балалар. Чыгышларын сокланып карадык. Халык та шактый җыелды. Инде менә икенче ел безне шулай сөендерәләр",- ди Гөлназ Гыйләҗева һәм Венера. Бу чыгышлар авылдашларын ял иттерсә, балаларга үз талантларын күрсәтергә һәм үстерергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев