Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балачак бәйрәме

Россиядә 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак иң бәхетле, мәшәкатьсез вакыт, һәркайсыбыз аны сагынып искә ала. Бүген район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен күркәм чара уздырылды. Төрле бәйгеләр, җыр- биюләр - барысы да мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бүләк ,балалар күңеленә хуш килде. Аларда катнашкан өчен нәниләргә...

Россиядә 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак иң бәхетле, мәшәкатьсез вакыт, һәркайсыбыз аны сагынып искә ала. Бүген район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен күркәм чара уздырылды. Төрле бәйгеләр, җыр- биюләр - барысы да мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бүләк ,балалар күңеленә хуш килде. Аларда катнашкан өчен нәниләргә тәм-томнар бирелде. Бәйрәмгә КФУ Югары мәктәбе директоры Лилия Нургатина махсус килгән иде. Ул балаларны котлап балалар бакчасына йөрүче сабыйларга бүләкләр тапшырды. "Җир йөзендәге һәр бала бәхетле булуга лаек. Бүгенге кояшлы матур бәйрәм сезнең өчен!"-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X