Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Апрельдә "Татарстан музей язы-2015" башлана

21еннән 26 апрельгә кадәр республикада икенче музейара акция үткәрелә. Анда дәүләт һәм муниципаль музейлар, предприятие, учреждениеләрнең ведомство музейлары, шулай ук Татарстанның шәхси музейлары катнаша ала. Әлеге чара кысаларында республиканың барлык музейларында "Мин Россия гражданины! Мин Татарстан баласы!" дип исемләнгән, Россия гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшыру чаралары үткәреләчәк, шулай ук язучылар,...

21еннән 26 апрельгә кадәр республикада икенче музейара акция үткәрелә. Анда дәүләт һәм муниципаль музейлар, предприятие, учреждениеләрнең ведомство музейлары, шулай ук Татарстанның шәхси музейлары катнаша ала.

Әлеге чара кысаларында республиканың барлык музейларында "Мин Россия гражданины! Мин Татарстан баласы!" дип исемләнгән, Россия гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшыру чаралары үткәреләчәк, шулай ук язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, әдәби тәнкыйтьчеләр, журналистларны җәлеп итеп, "Библионочи-2015" оештырылачак. "Музей язы" бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә һәм Россиядә Әдәбият елына багышланган чаралар белән тәмамалана. Оештыручылар җанлы экспозицияләр, сәяхәтләр, лекторияләр, түгәрәк өстәлләр, квестлар, флешмоблар, мастер-класслар вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев