Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Анда - тарих

Быел район музее икеләтә юбилеен билгеләп үтә. Музей ачылганнан бирле егерме биш ел вакыт узды һәм биш ел элек музей уңайлы яңа бинага күчте. Музей - рухи белем тарату чыганагы. Анда теләге булган һәр кеше ата-бабаларыбыз истәлегенә, тарих сулышына, җылылык һәм игелеклелек атмосферасына орына ала. Агымдагы елның тулы булмаган биш...

Быел район музее икеләтә юбилеен билгеләп үтә. Музей ачылганнан бирле егерме биш ел вакыт узды һәм биш ел элек музей уңайлы яңа бинага күчте.
Музей - рухи белем тарату чыганагы. Анда теләге булган һәр кеше ата-бабаларыбыз истәлегенә, тарих сулышына, җылылык һәм игелеклелек атмосферасына орына ала. Агымдагы елның тулы булмаган биш аенда туган якны өйрәнү музеенда меңнән артык кеше булып киткән. Туган якны өйрәнү музее мәктәпләр, мәктәптән тыш эшләр үзәге, китапханәләр, район архивы белән тыгыз элемтәдә эшли. Аның актив ярдәмчеләре арасында Фәнис Шәйхаттаров, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна зубарева, Кама Тамагы мәктәбе укытучылары Нина Бубнова, Ирина Антонова, Елена Кузьмина, Ләйлә Хәсәнова, Хәмирә Вафина, социаль хезмәткәр Әлфия Гыймадиева, Кама Тамагы МБ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина һәм күп кенә башкалар бар.
Өч сөйкемле ханым - Ирания Сәгъдиева, Рәсимә Нәҗмиева һәм Лилия Гомәрова экскурсияләр, яңа экспозицияләр әзерләү, экспонатлар җыю эшен башкара.
Красновидоводагы М. Горький музее да саллы эш алып бара. Бердәнбер хезмәткәр Ольга Гришукова музейга килүчеләрне кабул итеп кенә калмый, зур рус авылы гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән кызыклы чаралар да оештыра. Моннан тыш, ул якташлары - сугыш һәм хезмәт ветераннары турында очерклар сериясе әзерләп, район газетасында бастырды.
Музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга яңа кызыклы чаралар өчен илһам, шулай ук игелекле ярдәмчеләр һәм район тарихын саклау эшендә яхшы иганәчеләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев