Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ана телебезне саклыйк!

Олы Карамал авылында халыкара туган тел көненә багышланган "Тел- безнең гомер юлдашыбыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Залда "Туган тел- иң татлы тел" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбиятне хөрмәт итүчеләр җыелды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигыренә язылган "Туган тел" җырын тәрбияче Фәхретдинова Гүзәл апалары белән...

Олы Карамал авылында халыкара туган тел көненә багышланган "Тел- безнең гомер юлдашыбыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Залда "Туган тел- иң татлы тел" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбиятне хөрмәт итүчеләр җыелды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигыренә язылган "Туган тел" җырын тәрбияче Фәхретдинова Гүзәл апалары белән бергә авылыбызның "Карлыгач" исемле балалар бакчасына йөрүче Илсинә Зәйнуллина белән Илнар Вәлиев башкарды. Олы Карамал ветераннар оешмасы рәисе Энҗекәй Галимова газиз туган телебез, аның матурлыгы һәм байлыгы турында сөйләде, изге теләкләрен җиткерде. Римма Беляева, Фирдәвес Әскәрова, Гөлшат Мөхәммәтшина зур осталык белән туган телгә багышланган шигырьләр укыды. Илсур Хәмидуллин тел турында халыкның мәкаль-әйтемнәрен искә төшерде. Рус телендә Г. Тукайның "Теләнче" шигырен дәртләнеп укыды. Тиздән Бөек Җиңүгә 70 ел була. Татар әдәбияты да, үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдат шикелле, зур иҗади фидакарьлек күрсәтте. Хөрмәтле авылдашыбыз, укытучы- ветеран Фәүзия Мөхәммәтшина тирән милли рух белән сугарылган, халкыбызны, туган телебезне ихтирам итеп, яратып язылган Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен укыганда һәркемне әсир итте. Олы Карамал авыл җирлеге ТИҮ рәисе Нурания Закирова үзенең искиткеч моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр укып, кичәбезне тагын да ямьләндерде. Сәфәрова Роза башкаруында моңлы, сихри "Әнкәй" җыры күңелләрне дулкынландырды, кичәгә ямь өстәде. Биючеләребез Миләүшә Хисамова (Бәрлегуҗа авылы мәдәният йорты җитәкчесе), авылдашыбыз Мөслимә Әскәрова татар халык биюен башкарып, залны милли моңнарга күмде. Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский "Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе үлә", дигән. Ахырда туган телне саклау һәм үстерүнең әһәмияте турында фикер алышу булды. Анда актив китап укучылар Зинаида Ишемярова, Роза Нәҗмиева, Сания Фәхретдинова, Ризидә Низамова, Зөһрә Дәүләтшина, Фәйрүзә Вәлиева, Әнвәр Байдамшин да билгеләнде. Кичәгә килүчеләргә истәлеккә китаплар бүләк ителде, чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев