Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Алышу концертлары

    Мәдәният елы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2012-2014 елларда Кама Тамагы һәм Югары Ослан муниципаль районнарында "Авыл клубы" программасы буенча төзелеп, файдалануга тапшырылган яңа мәдәният үзәкләрендә иҗат коллективларының алышу концертлары үткәрелә. ТР Мәдәният министрлыгы раслаган концерт графигы нигезендә 25 июльдә районыбыз һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре Югары Ослан районының...

    Мәдәният елы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2012-2014 елларда Кама Тамагы һәм Югары Ослан муниципаль районнарында "Авыл клубы" программасы буенча төзелеп, файдалануга тапшырылган яңа мәдәният үзәкләрендә иҗат коллективларының алышу концертлары үткәрелә.

    ТР Мәдәният министрлыгы раслаган концерт графигы нигезендә 25 июльдә районыбыз һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре Югары Ослан районының Макулово мәдәният йортында күчмә концерт белән чыгыш ясады. Программа концерт номерларына бай иде. Болар - «Тау ягы» фольклор коллективының өлкәннәр төркеме, аерым җырчылар Луиза Микерина, Александр Шалаев, Любовь Вәлиева. Концертны Лера Киселева алып барды. Макулово халкы артистларыбыз чыгышыннан канәгать калды, без исә хәзер җавап визиты көтәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: