Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар матурлык тудыра

Безнең районда буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган, иҗади шөгыльләнүче кешеләр шактый. "Богородский рай" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре барысы да диярлек иҗади эшлиләр һәм мәктәп укучыларын да, ял итәргә килгән пенсионерларны да үзләре белгәннәргә өйрәтәләр. Социаль педагог Галина Сороковнина тозлы камырдан гаҗәп матур чәчәкләр, рамнар, скульптуралар һәм башка төр эшләнмәләр...

Безнең районда буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган, иҗади шөгыльләнүче кешеләр шактый. "Богородский рай" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре барысы да диярлек иҗади эшлиләр һәм мәктәп укучыларын да, ял итәргә килгән пенсионерларны да үзләре белгәннәргә өйрәтәләр. Социаль педагог Галина Сороковнина тозлы камырдан гаҗәп матур чәчәкләр, рамнар, скульптуралар һәм башка төр эшләнмәләр ясый. Аның бизәкле күбәләкләре - чын сәнгать, район үзәгенә килгән кунаклар һәм чарада катнашучыларга яхшы бүләк. Гөлназ Хөснетдинова бисердан ясаган зәвыклы, матур чәчәкләр - югары осталык һәм яхшы зәвык эталоны. Гөлназ Мәхмүт кызы кәгазьдән төрле әйберләр ясый. Ә үзәк психологы Ләйсән Кәримуллина квилинг техникасы иҗат итә һәм картиналар чигә. Үз эшләрен яратып, мавыгып башкаручы шушы хезмәткәрләрнең яраткан эшләре белән шөгыльләнгәндә күзләрендә очкыннар чагылды. Андый осталар танышларыбыз арасында шактый. Үз куллары белән матурлык тудыручылар, осталыкларын башкалар белән дә бүлешеп, дөньяны тагын да матуррак итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X