Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Афәрин!

Бу фотосурәттә татар фольклорын пропагандалауга багышланган "Иске Казан түгәрәк уены" республика конкурсында җиңүче районыбыз талантлары. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә.

Беренче этапта аларның чыгышы видеороликка төшерелеп Казанга җибәрелде, комиссия тарафыннан уңай бәяләнеп икенче турга чакырылдылар. Ул 7-8 июльдә Коркачы (Куркачи) авылында булды. Бәйгедә Каратал авылыннан Разыя Хәсәнова тальян гармунда уйнап, халык уен коралларында уйнау номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, курай, цифрлы фотоаппарат белән бүләкләнде. Келәнче авылыннан Гаделҗан Гизиев мөнәҗәтләр әйтү номинациясендә (шулай ук тальян гармунда үзе уйнап) III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Олы Яңасала авылыннан "Ак яулыклы әбиләр" фольклор коллективы татар халкының гореф-гадәтләрен саклау номинациясендә "Орчык бәйрәме" күренешен тәкъдим итеп, конкурс дипломантлары булдылар.
Районыбыз данын яклап, бәйгедән җиңү яулап кайткан райондашларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлап, алга таба да сүнмәс дәрт, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев