Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Юбилее котлы мөбарәк булсын!

Район үзәгендә яшәүче Гүзәл Кыям кызы Латыйпованың бүген 60 яшьлек юбилее. Кадерле вә хөрмәтле апабыз!Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул -...

Район үзәгендә яшәүче Гүзәл Кыям кызы Латыйпованың бүген 60 яшьлек юбилее.

Кадерле вә хөрмәтле апабыз!Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул - гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк - саулык, ә тин сихәтлеге ул - озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

Иң изге һәм якты туган теләкләре белән сеңлең Наилә-Фарук, балаларыбыз Ләйәсн-Сергей, Лилия-Сөләйман, оныкларыбыз Рамазан һәм Сәмирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев