Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!

Сезне чын күңелдән Россиянең хәрби дан бәйрәме – 23 Февраль белән котлыйм!

Ватанны саклаучылар көне – хәрбиләрнең генә түгел, илебез файдасына хезмәт куючы, аның мәнфәгатьләре өчен яшәүче һәм иң авыр минутларда үз илен, гаиләсен якларга әзер булган ир-атларның да бәйрәме.

Бу көнне без бөек армия солдатларын хөрмәтлибез, бүгенге көндә Кораллы Көчләр бүлекчәләрендә һәм частьләрендә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызны, контракт буенча хезмәт итүче барлык солдатларны, бүгенге көндә халыкара терроризмга каршы көрәшү өчен махсус операция зонасына ирекле рәвештә киткән һәм мобилизацияләнгән гражданнарны, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм милли мәнфәгатьләре өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган барлык кыю һәм батыр кешеләрне хөрмәтлибез.

Ватанны саклаучыларның барысына да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н. А. Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев