Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Район үзәгендә яшәүче әтиебез Әлһап Вафа улы һәм әниебез Рәфика Исмәгыйль кызы Хәйруллиннарның 26 февральдә Алтын туйлары

Кадерле әти-әниебез! Бүген сезнең өчен һәм сезнең белән бергә безнең өчен дә кадерле, истәлекле көн. Алтын туйларын каршылау бөтен кешегә дә насыйп булмаган бәхет. Сез үзегезнең гаиләгезне кордыгыз, 50 ел бергә гомер кичердегез, балаларыгызны үстереп кеше иттегез, оныклар сөеп аларны да үстерергә зур ярдәм итәсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!...

Кадерле әти-әниебез! Бүген сезнең өчен һәм сезнең белән бергә безнең өчен дә кадерле, истәлекле көн. Алтын туйларын каршылау бөтен кешегә дә насыйп булмаган бәхет. Сез үзегезнең гаиләгезне кордыгыз, 50 ел бергә гомер кичердегез, балаларыгызны үстереп кеше иттегез, оныклар сөеп аларны да үстерергә зур ярдәм итәсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә! Бүгенге көндә тигез картаеп, әле озак еллар безне сәламәт булуыгыз белән сөендереп, кайнар чәйләр, ашлар белән каршы алып, җылы сүзләрегез белән озатып кала торган булсагыз иде. Без сезне бик яратабыз, сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Сезне шулай исән-имин күрү безнең өчен зур бәхет.
Килә кунак Алтын туйга,
Бар халыкта шундый йола.
Сез кавышкан көннең бүген
Ярты гасыры туа.
Ярты гасыр иңне-иңгә
Куеп гомер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Алтын туен бәйрәм иткән
Йөрәк кенә гел яшь икән.
Ул йөрәкләр бәхет теләп
Ярты гасыр бергә типкән.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Сау-сәламәт икегез.
Безне шулай шатландырып
Озак гомер итегез!
Изге теләкләр белән кызларыгыз Лилия, Лира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев