Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Район үзәгендә яшәүче кадерле әтиебез, яраткан дәү әтибез Гайнуллин Кәбир Мортаза улына 85 яшь

Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, йөрәкләребездәге иң матур хисләребезне юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен. Без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, уңышларыбызга куанып яшәвеңне телибез. Син безнең янәшәдә булганда...

Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, йөрәкләребездәге иң матур хисләребезне юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен. Без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, уңышларыбызга куанып яшәвеңне телибез. Син безнең янәшәдә булганда гына без бәхетле була алабыз.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да,
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Зур хөрмәт белән кызларың Роза, Мөнирә, улың Мөнир, киявең Альберт, оныкларың. Безнең котлауларга барлык туганнар, дуслар, танышлар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев