Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Район үзәгендә яшәүче Гарифуллина Сәвия Әнвәр кызының 6 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Олысына да, кечесенә дә кешелекле, һәм игелекле, абруйлы киңәшче булып үзең олы ихтирам казангансың. Син әтиебез белән безне кадерләп үстергәнсез, борчылгансыз, куанычлар, бәхетләр кичергәнсез. Сез безнең таянычыбыз,...

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Олысына да, кечесенә дә кешелекле, һәм игелекле, абруйлы киңәшче булып үзең олы ихтирам казангансың. Син әтиебез белән безне кадерләп үстергәнсез, борчылгансыз, куанычлар, бәхетләр кичергәнсез. Сез безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барысы өчен дә сезгә бик зур рәхмәт.
Алдагы көннәрдә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, безнең күңел җылысын тоеп, игелекләребезне күреп, әти белән бер-берегезнең кадерен белеп, безгә терәк булып озын гомер итүегезне телибез.
Сине чын йөрәктән яратып тормыш иптәшең Рәшит, балаларың, киявең, киленең, 4 оныгың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев