Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Район үзәгендә яшәүче Галимова Алсу Илдус кызының 4 апрельдә олуг юбилее – аңа 50 яшь тула

Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Син һәрчак көләч йөзле, сабыр, барлык кешеләргә ярдәмчел булдың. Шуңадыр, сине барысы да хөрмәт итә, ярата. Тормыш сукмакларыннан атлаганда кырыс сынауларны җиңә-җиңә, гаиләңә, балаларыңа игелек, сабырлык үрнәге күрсәтеп яшәдең һәм яшисең. Сиңа бәрәкәтле...

Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.
Син һәрчак көләч йөзле, сабыр, барлык кешеләргә ярдәмчел булдың. Шуңадыр, сине барысы да хөрмәт итә, ярата. Тормыш сукмакларыннан атлаганда кырыс сынауларны җиңә-җиңә, гаиләңә, балаларыңа игелек, сабырлык үрнәге күрсәтеп яшәдең һәм яшисең. Сиңа бәрәкәтле гомер, иман байлыгы насыйп итсен. Киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, шәфкатен тоеп яшә.
Ал син бездән олы тәбрик сүзен,
Шушы булсын иң зур бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшә,
Озын гомер безнең теләкләр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән гаилә дусларың Илфат һәм Фәнәдия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев