Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Район башлыгы РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлый

Наиль Альбертович эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез! Сез үзегезне игелекле эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен саклауга, куркынычсызлыкка һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Илебезнең социаль һәм икътисади иминлеге сезнең нәтиҗәле хезмәтегезгә бәйле. Хезмәткәрләрнең җаваплылыгы һәм уяулыгы куелган бурычларны лаеклы үтәү гарантиясе, гражданнарның тотрыклылык һәм тыныч яшәү нигезе булып тора.

Намуслы хезмәтегез һәм бурычыгызга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эчке эшләр органнары ветераннарына аларның һөнәри осталыклары, яшь коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга әзерлекләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә уңышлар телибез!

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев